Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сезне кабат күрәсе килә! Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә куелган спектакльне караганнан соң туган уйланулар

    Кызганыч, башкалада куелган концерт-спектакльләрне тамаша кыларга бөтен кешенең дә мөмкинчелеге туып тормый. Ләкин кайгырырга сәбәп юк, Казан артистлары район үзәгенә һәм авылларга илтүче юлларга тузан кундырмый, әледән-әле гастрольләре белән сөендереп тора. Шөкер, моның өчен шартлар тудырылган, Кайбычыбызның иркен, җылы һәм матур, заманча мәдәният йортлары бар. Шундый тамашаларның чираттагысы Олы Кайбыч...

    Спектакльне карарга халык күп килде, һич арттырып әйтү булмас, тамаша залында алма тәгәрәп төшәрлек тә урын юк иде. Шәхсән үземнең, артистларны күргәч, балачак, мәктәп еллары һәм аларга бәйле хатирәләр яңарды. Әле дә хәтерлим, ел саен яз көне классыбыз белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына экскурсиягә барып, спектакль карап, рухи азык һәм күтәренке кәеф алып кайта идек. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Мин белгән артистлар, бераз гына олыгайсалар да, осталыкларын һәм матурлыкларын һич кенә дә җуймаган, алар сафына яшьләр дә килеп кушылган. Исламия Мәхмүтова, Нуретдин Нәҗмиев, Резидә Төхфәтуллина, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Рөстәм Гайзуллин рольләрне зур осталык белән башкарды. Спектакльнең уңыш казануы пьесага, аның эчтәлегенә бәйле, минемчә. Киңкырлы талант иясе, үзен режиссерлык өлкәсендә дә, драматургиядә дә уңышлы сынаган Исламия Мәхмүтованың бу иҗат җимеше дә күңелләргә үтеп керер­лек. Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Әби-бабай да, туганнар да гаиләнең сабыйлы булуына сөенеп туя алмый, җыйнаулашып нәни Алмазны күрергә киләләр. Бала белән йортка бәхет кайта. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч, чыгарылыш кичәсеннән соң очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти-әнисен табу теләге белән яши башлый. Алар белән очрашып, аралашу бәхетенә дә ирешә. Үзен тәрбияләп үстергән әти-әнисе ярдәмендә бу тормышта үз урынын тапкан, укып белем алган, гаилә корган егет шуны аңлый: үз әти-әнисе тәрбиясендә үссә, ул бик бәхетсез булыр иде. Бу фикерен үзен якты дөньяга тудырган әти-әнисенә әйтеп, алар яныннан чыгып китә. Яшьлегендә баласыннан баш тартырга мәҗбүр булып, еллар узгач бу гамәле өчен үкенеп туялмаган һәм үзен бик бәхетсез хис иткән ана кеше улы чыгып киткәндә илереп елап кала.
    Шаян урыннарда залда көлү тавышлары яңгырады, кызганыч эпизодларда күпләр күзләренә бөялгән яшьләрне кире йотты, күңелләре тәмам тулып, аларга ирек бирүчеләр дә шактый иде.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да спектакль хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтте, артистларга ихлас теләкләрен һәм рәхмәтен ирештерде.
    Мелодрама хакында башка тамашачының да фикерен белешәсе иттем.
    - Бик эчтәлекле, кешене уйландыра торган көчле спектакль, урыны белән кызык та, кызганыч та булды. Бер үк вакытта тормышның ничек матур булганын да, аның тискәре ягын да күрсәттеләр, шулай ук безнен халыкның менталитетын күреп булды бу спектакльдә, - диде Кошманнан Рушан Сайранов.
    Шул ук авылдан Резедә Хәйруллина мелодраманы өченче мәртәбә караган.
    - Беренче тапкыр каравым булмагач, янәдән бу кадәр тәэсирләнермен дип уйламаган идем. Артистлар шулхәтле шәп итеп, рольгә тулысынча кереп, тагын да остарак уйнадылар. Үземә дә, хезмәттәшләремә дә спектакль бик ошады, бергәләп елаштык, - диде ул. - Спектакль үзенең тормышчан, актуаль булуы белән дә тамашачыга ошады дип уйлыйм. Чөнки бүгенге көндә баласызлык проблемасы да, тәрбиягә бала алып үстерү дә зур яңалык түгел. Иң мөһиме - илдә демография уңай нәтиҗәләр күрсәтсен, һәр бала ата-аналы үссен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: