Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шәкүр карак каян ат урлаган? Аның үзенә генә хас булган бер билгесе турында моннан укып белегез

    Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев һәм ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий иҗат иткән өченче китапның Шәкүр карак турында язган өлеше "Бизнес Он-лайн" электрон газетасында дөнья күрүе турында безгә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хәбәр иткән иде. Кайбыч тарихы белән тирәнтен кызыксынучы, районга кагылышлы барлык...

    Шәкүр атаклы ат караклары нәселеннән. Аның бабасы, әтисе, уллары, абыйлары һәм туганнары да шуның белән шөгыльләнгән
    1917 елгы революциядән соң, совет власте урнаша һәм илдә гомуммилли кризис башлана. Элеккеге Россия империясендә төрле авырулар, сугышлар, ачлык һәм үлем хакимлек итә. Бу зәхмәттән аеруча Идел буе халык­лары җәфа чигә. Фаҗиганең иң аяныч чоры 1921-1922 елларга туры килә. Кризис ачлыктан интегүче 40 миллионлап кешене берләштергән 35 өязне үз эченә ала. Ашарга җитмәү сәбәпле, бөтен РСФСР буйлап биш миллионга якын кеше ачлыктан һәлак була. Шул сәбәпле, большевиклар партиясе, беренче тапкыр, капиталис­тик илләрдән ярдәм кабул итеп ала.
    1921 елның 30 сен­тя­брен­дә Женевада уз­ган Милләтләр Лигасы утырышында атаклы норвег тикшерүчесе, соңыннан Нобель премиясе лауреаты булган Фритьоф Нансен чыгыш ясый. Ул Лигага кергән илләрне кешелексезлектә, ачлыктан җан биргән миллионлаган балаларның үлемендә гаепли. Максим Горькийның Россиягә ярдәм итү ту­рындагы үтенече буенча, тышкы сәүдә наркомы Леонид Красин 1921 елның 30 декабрендә Лондонда Америка хакимияте белән килешүгә кул куя. Әлеге килешү нигезендә Россия аңа 10 миллион доллар күләмендә акча күчерергә йөкләмә ала. Шул акчага совет ягына фермерлардан чәчүлек орлык, азык-төлек һәм башка кирәкле товарлар кайтартыла. АКШтан килгән әлеге ярдәмнең бер өлеше ачлык­тан интегүче Татариягә озатыла. 1920 елда Совнарком рәисе В.И.Ленин һәм ВЦИК рәисе М.И.Калинин кул куйган дек­рет нәтиҗәсендә оешкан Автоном Татар Совет Социалис­тик Республикасы (АТССР) ачлык елларында 400 меңгә якын кешесен югалта. Авыл хуҗалыгындагы фаҗигага авылларны талау белән шөгыльләнүче продразверстка отрядлары да үз өлешен кертә.Азык әзерләүче отрядлар күптөрле крестьян восстанияләренә дучар була. Кама аръягында һәм Идел буенда сәнәкчеләр хәрәкәте барлыкка килә. Баш күтәрүчеләр гаскәрләр тарафыннан рәхимсез рәвештә юк ителә, кайбер авыллар тулысынча көлгә әйләнә. Җәзалаучылар хәрәкәтеннән исән калып, төрмәгә эләкмәгән ач-ялангач крестьяннар ачлык белән күзгә-күз очраша. Татариядә шушы куркыныч заманда да чит кеше кай­гысында баеп калучылар, тук яшәүчеләр була.
    1920 еллар башында рес­публика партия органнарына АТССР Зөя өязенең Мәлки волостендагы Гөбенә елгасы буенча урнашкан Чүти авылында яшәүче (Татарстанның хәзерге Кайбыч районы) ат карак­лары турында шикаятьләр яза башлыйлар. Патша заманнарыннан ук инде бу авыл халкы карак­лыгы белән дан тоткан була. Караклар башында Шәкүр исемле җәйдак торган, аны авырулар, сугыш, ачлык, үлем дә әлегә урап узган.
    Шәкүрнең авылдашы, татар язучысы Зариф Бәширов ерак 1925 елда болай дип искә алган: «Элек берничә сәгатькә сузылган әкиятләр сөйләүче картлар, аларны тыңлаган балалар аз булса, хәзер дә куркып та, кызыксынып та Чүти һәм Шәкүр турында тыңлау­чылар юк. Бу нәселдән урлашу нәтиҗәсендә кулга эләгүчеләр, чувашлар кулыннан үтерелүчеләр, Себергә каторгага озатылучылар күп. Егерменче гасыр башында бер нәселдән башланган ат карак­лыгы елдан-ел үсә бара һәм алар йогынтысында Казан һәм Сембер өязе авылларында күпме курку белмәс бандитлар үсеп чыга. Аларның атаманы - араларындагы иң акыл­лысы, кыю Шәкүр. Бу бан­дитларның шөгыле якын-тирәдәге авылларда вак-төяк урлашулар белән генә чикләнмичә, Россиянең бөтен почмакларында да алып барыла. 1910-1911 елларда Николай патша власте Чүти бандитларын каты кулда тота башлый. Яңа бандитлар барлыкка килүе туктала һәм Шәкүр кебек билгеле булган кешеләр Себергә һәм каторгога озатыла».
    Язучының тасвирла­масына өстәп шуны әйтеп була, Шәкүр Рәхимов авылның эчке тормышында кайнаган чынбарлыктагы кешесе. Ул вакытларда Чүти авылында өч меңнән артык кеше яшәгән, 500ләп хуҗалык булган. Авылдан төрле юнәлешкә 11 юл чыгып киткән. 1920 елда Чувашия составында булган Чүтине Татариягә күчерү турында карар кабул ителә. Бу кайчандыр көчләп чукындырылган, кайбер кешеләрнең мөселманлыкка күчүенә китерә. Чүти авылы берничә тапкыр яна. Һәр янгыннан соң, тагын да яхшырак яши башлаучылар гел ат караклары була. Аларның күбесе аксыл-сары чәчле, мыеклы, урта буйлы.
    Рәхимовның ике татар хатыны булган. Олысы - Хөсниҗамал (аны Әсхәб апа дип тә йөрткәннәр), кечесе - Хәмдениса (Яхшы апа). Ким дигәндә сигез баласы, бер марҗа сөяркәсе булган. Йонлач тула чикмән, алтын белән укалап чигелгән түбәтәй киеп Шәкүр ике хатыны белән дә туганнарына кунакка йөрергә яраткан. Аның түбәсе калай белән ябылган, һәрберсе 20 аршынлы ике йорты, мунчасы, ат абзары, сигезәр аршынлы, такта белән ябылган ике амбары, өч аты, сыеры, бозавы, биш сарыгы, сабаны, ашлык суктыру машинасы, ике ат чанасы, ике тырмасы, ике сукасы, ат арбасы һәм тарантасы булган.
    Шәкүр нәселдән килгән ат карагы, аның бабасы, атасы, үз балаларын да кертеп, бөтен агай-энеләре шушы кәсепне үзләштергән. Ул яшьлегендә үк ат урлаганы өчен Нижгар крестьяннары кулына төшә. Тегеләр сәнәкләр белән чолгап алган булса да, сәнәк очларыннан тоткан килеш берничә кешене бәреп җибәреп качып өлгерә. Югыйсә, иптәшләрен шул урында ук чәнчеп үтерәләр. Бер тапкыр ат урлаганда ат хуҗасы аңа бик каты итеп суга, шул вакыттан кулы рәтләп күтәрелми торган булып кала.
    Николай II патша за­ма­нында берничә тапкыр хөкем ителүенә, каторгага сөрелүенә карамастан, Совет власте Рәхимовны, патшадан кыерсытылган элемент дип, иреккә чыгара. Ул үзенең азат ителүе хөрмәтенә Себердән Чүтигә берничә дистә ат көтүе куып кайта.
    Базарга баручылар, урядниклар, хәтта өяз полициясе начальнигы да, атаклы ат карагын баш иеп сәламләгән
    Еракларга даны таралган Рәхимовны Шәкүр карак дип йөртә башлыйлар. Ат базарларында камчысын кулына тотып, горур кыя­фәттә йөрергә яраткан ул. Базардагы халык, урядниклар, хокук сакчылары да аны күргәч, баш киемнәрен салып, зур түбәнчелек белән сәлам биргән. Шәкүр узганда шау-шулы базар бермәлгә тынып калган. Полицейский чинындагылар баш имәсләр иде дә, ахыры аяныч тө­гәлләнә: карак баш имәсләрнең атларын үзе урлап китә.
    Егерменче гасыр баш­ларында ат авыл тормышының нигезен тәшкил итә. Шуңа да һәр кеше атын сак­лый, урлаучыны тотсалар, аны урында ук үтергәннәр. Гаиләне тукландыручы атын урласалар, крестьяннар бөлгенлеккә төшкән, батрак булып ялланырга туры килгән. Ат каракларыннан зыян күргән кешеләр Чүтигә гел килеп торган. Аларның һәрберсен Шәкүр үзе кабул иткән һәм әңгәмә вакытында кешенең аның өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклаган. Мө­рә­җәгать итүчеләрнең милициядә, башкарма комитетта эшләүче һәм башка дәрәҗәлерәк туганнары булса, атларын кире кайтарып биргән. Әмма бу сирәк күренеш булган, күп очракта мондый җавап яңгыраган: «Атың юк инде, кичә генә иткә суйдылар». Шәкүр карак кешеләре бу вакытта инде хуҗасы эзли торган ат ите белән Яльчик яисә Казан базарында сәүдә иткән.
    Шәкүр карак, кулга алынудан яки бай йорт-җирен төртеп яндырудан куркыпмы, туган авылында беркайчан да ат урлау белән шөгыльләнмәгән. Аның каравы, аның җитәкчелегендә якын тирәдәге өяз-кантоннарда, ерак Себердә, Мәскәү тирәсендә күпләп атлар урлаганнар. Бу кадәр көч-куәт кайдан килгән бу кешегә өһәм озак еллар дәвамында судан ничек коры чыга алган соң ул?
    Беренчедән, Шәкүр үз заманын яхшы тоемлый белгән. Бу очракта сүз зилзиләле елларның җиле кай якларга искәнлеген сизүе турында бара. Бе­лемсез якташларыннан аермалы буларак, та­тар­ча укый белгән. Икен­че­дән, гади караклар атларны берәмләп кенә урласалар, Шәкүр карак вак каракларны үз канаты астына җыя. Өченчедән, Рәхимов хакимият ке­шеләре белән туры ко­р­рупцион бәйләнешкә керә. Аның ятьмәсенә башкарма комитет, суд, прокуратура, милиция дә эләгә. Авыл советларына сайлау­лар вакытында күләгәдән генә эш йөртеп үзенең кешеләрен сайлатуга ирешә. Ә инде нияте барып чыкмаса, ачыктан-ачык өстәл кагып, сайлауларны өзә торган булган.
    Атларның бөтен ягын яхшы белгәнгә күрә, кү­бе­рәк нәселле, юрга атларны алып киткән, табышны да тиешле дәрәҗәдә җыйган. Соңрак, бандасы ныгыгач, параллель рәвештә легаль хезмәт хакы алып эшләргә дә тырышкан. Ул Гөбенә буе болынлыкларын, авыл тегермәнен арендага алган, буа будырткан, керосин, прәннек һәм башка то­варлар са­ту буенча кибет тә ач­кан. Сәүдәгә куелган то­варлар арасында урлап кайтканнары да булган.
    Власть вәкилләренә зур кунакчыллык күрсәтүче Рәхимов үзенә, милкенә карата кырын карашларны бик тиз сизеп алган. Күр­шедәге Олы Тәрбит авылы кешеләренең сиздермичә генә аның болынындагы печәнне чабуларын белгәч, ул атларны планнан тыш хәрби исәпкә алуны оеш­тыра. Имеш, тиздән мобилизация көтелә. Ал­дан билгеләнгән вакытка милиционерлар Олы Тәр­битнең 18 атын Шә­күрнең ишегалдына куып китерә. Хуҗалары үз ат­ларын аңа бер алтын акча биреп кенә кире алып китә алган.
    Казан арестантларны озату пункты мәгълүматлары:
    «Шәкүр Рәхимов, 63 яшь, милләте мөселман, буе озын түгел, йөзе чиста, күзләре соры, чал кергән кара чәчле, күп кенә тешләре юк, русча белүе начар. Аерым билгеләре: уң кулы күтәрелми. Качарга маһир булуы сәбәпле, ныклы күзәтү таләп ителә. 1925 елның 4 мартында этап белән китерелде».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: