Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районын таныткан Шәкүр карак турында Казан журналисты язмасы

Яңа оешкан Кайбыч районында егерме еллар элек Шәкүр Рәхимов, ягъни җәмәгатьчелек телендәге Шәкүр карак призына татарча көрәш ярышы үткәрелде. Урындагы хакимият яманаты чыккан якташларының исемен спорт чарасы белән мәңгеләштерергә омтылды. Чүти авылында ул яшәгән нигездә музей булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. "Халык телендә "Шәкүр коесы", "Шәкүр күпере" атамалары сакланып калган, -...

Әмма яшьләрне хөкем карары белән атылган угры хөрмәте­нә сөлге белән бил алыштыру, җи­ңүчеләргә Шәкүр дипломнарын тарату җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Арада әлеге башлангычны яклаучылар да күренде. Бер җитәкче, мәсәлән: "Исеме халык теленнән бүген дә төшмәгән ат урлау остасын данлау­дан нигә куркырга? - дигән фикерен белдерде. - Җинаятьчел дәүләттә элекке караклар абруйлы була бит!"
Аның фикердәше Шәкүрнең бик еш кабатлый торган сүзләрен искә төшерде:
- Ул: "Эчегез - егылмагыз, урлагыз - тотылмагыз!" - дигән.
Олы Кайбычта туган полковник, Ташкентта һәм Казанда 27 ел хәрби трибунал рәисе булып эшләгән, берничә китабын чыгарган Әбрар Шамин гаиләсенә кагылышлы кыйсса да күңелдә яңартылды:
-Юристның җәмәгате Хәнифә ханым Себердән иде. Бервакыт, пар ат җигеп, аларга күрше төбәктән туганнары кунакка килә, кунып кала. Иртән торсалар, чаптарлары юк. Шуннан болар: "Шәкүр төркеме эше генә бу", - диешә. Урындагы угрылар башлыгын эзләп табалар. Ун балалы гаиләнең бик кыен хәлдә калуы турында әйтәләр һәм ике көннән атларын җигеп өйләренә кайтып китәләр.
Әңгәмә барышында: "Шәкүр урлый алмаган ат булмаган", - дигән фикер дә уздырылды. Имеш, Тәтеш ягында күз явын алырлык юртак асралган икән. Әмма җирле ка­рак­лар аны кулга төшерә алмаган. Шунлыктан сәфәргә Шәкүр үзе чыккан. Төбәккә көпә-көндез барып кергән. Аргамакның болында ашатылуын белгән. Үсмер малай янына килгән.
- Атны ник болай дилбегә бәйләп ашатасың? - дигән.
- Урлатудан куркам. "Алмачуар"ны инде ничә мәртәбә алып китә яздылар. Уяулык күрсәтеп кенә сак­лап кала алдык.
- Әгәр дилбегә буйлап барып, аны шартлатып кисеп, атка болай атланып җилдерсәләр, нишләрсең? - дигән Шәкүр һәм күз алдыннан юк та булган.
Шәкүр призы батырларын барлаганда мондый кыйссалар, риваятьләр, имеш-мимешләр күп искә төшерелде. Әйтерсең лә ат урлау тәҗрибәсен уртаклаштылар. Әмма мондый хатирәләрне яңартып кына оештыручылар ерак китә алмады. Күпчелек канәгатьсезлек хисләре сиздергәч, Кайбычта Шәкүр исемен яңгыратып ярыш үткәрү туктатылды. Музей ачу уе да хыялда гына калды. Нишләмәк кирәк, 75 яшендә Үзбәкстаннан әтисе ватанына күченеп кайткан төпчек малай Мөшер Шәкүрев әйтеп калдырганча, "юмарт булса да, таланган байлыкны ярлыларга өләшсә дә, ул карак булган".
Заманында язучы Евгений Сухов аның турында "Шәкүр карак" дигән китап та чыгарды. Әмма ул тарихи, сәяси, документаль әсәр иҗат итәргә омтылучы Мирза Сәлахетдиновта зур ризасызлык тудырды. Китап укучы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә тәнкыйть хаты юллады. Түбән Кама "Нефтехим" берләшмәсе электр цехы сменасы башлыгы: "Легендар Шәкүр - минем якташ, мин аңа багышланган китап янәшәсеннән игътибарсыз гына үтеп китә алдыммы соң? - дип язды. - Әлбәттә, юк. Сатып алдым. Укыдым. Белсәгез икән, күңелгә бик ятышсыз юшкын утырды. Чөнки Шәкүр Рәхимов халык, авылдашлар хәтеренә бик көчле, вөҗданын югалтмаган шәхес булып кереп калды. Минем туган җиремдә - Кайбыч районының Чүти авылында Рәхимовны күргән-белгән, аның мәчет һәм кибет төзетү, күл казыту, ярлыларга ат һәм икмәк өләшү кебек игелекле эшләрен хәтерләгән кешеләр хәзер дә исән әле. Бу хикәятләрне тыңлагач, күз алдына башка кеше, инглиз балладалары каһарманы, хакимият каршында - талау­чы, халык күңелендә ярлыларны яклаучы Робин Гуд образы килеп баса. Әмма автор Евгений Сухов, күрәсең, үзенең китабында мондый фикер тирәнлегенә төшеп җитә алмаган, үзе язарга теләгән образны артык гади кабул иткән. Нәтиҗәдә Шәкүр гадәти ат карагына әйләнеп калган. Югыйсә, ул рыцарьлар заманында яшәмәгән бит. Шәкүр Рәхимов 65 яшендә, 1926 елның 2 ноябрендә атылган. Җинаятьче буларак юк ителгән. Ә менә халыкта бу уңайдан башка фикер яши. Авылдашлар бертавыштан, башка әдәбиятчы якташтан юлдан язган карак ясаганчы, сезнең ярдәм белән Шәкүр Рәхимовны аклауны сорый. Икенчедән, районның рухи байлыгын кайтару һәм арттыру максатыннан, Чүтидә Шәкүр һәм авыл тарихы музеен булдыру тәкъдиме белән чыга".
Энергетик Мирза Сәлахетдинов, туганы Шәкүр телендә еш ишетелгән гыйбарәне искә төшереп, музейның исемен "Ятып калганчы, атып кал" дип тәкъдим итә. Ә Шәкүр Рәхимовны татар халкының милли-­азатлык хәрәкәте каһарманы биек­легенә күтәрергә лаеклы шәхес дип саный.
Югыйсә, югары даирәгә мондый мөрәҗәгать юлланганчы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Карл Маркс урамындагы 26 нчы йортына урнашкан музеенда Шәкүр Рәхимовка багышланган почмак бар иде инде. Тик ул биредә Мирза теләгәнчә милләтче булып түгел, ат карагы итеп күрсәтелә.
Бәлкем, Шәкүр Рәхимовның (1867-1926) балалары, оныклары арасында Чүтинең горурланырлык кешеләре исемлегенә теркәлерлек затлар бардыр? Чөнки, сөйләшүләргә караганда, бу нәселнең дәвамчылары бик күп. Заманында Апас районыннан күренекле журналист Мәрди Рәфиков алар эзеннән Үзбәкстанга барды, язма әзерләде. Байтак еллар узгач, Шәкүрнең төпчек улы Мөшер Шәкүрев белән "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәрчесе Чулпан Камалиева да очрашты. 14 яшьтә читкә китеп, 75 яшендә Чүтигә күченеп кайтучы агай турында "Күңел һаман тарта туган-үскән якка" (30.08.1997) мәкаләсен бас­тырды ул. Шуннан соң Мөшер - авыл халкы телендәге Мөшәррәф белән республика басмаларының башка вәкилләре күреште.
Озын буйлы, киң җилкәле, үткен карашлы, максатка ирешүчән агай белдергәнчә, аның әтисе Шәкүр Рәхим улы өч тапкыр өйләнә. Беренче хатыны дүрт бала таба. Әмма аларны аякка бастыра алмый, вакытсыз вафат була. Бу оядан Рәхимҗан, урам сугышында кыйналып, дөньядан яшьли китә. Балаларына хат язганда: "Үз гомеремне үзем кыскарттым", - дип үкенүче Сабир 35 яшьтә әтисе белән бергә атыла. Аның мөселманлыкны кабул иткән хатыны Фиалка-Фатыйма хат язып, бик күп имза куйдырып Мәскәүгә барса да, иренә җи­ңеллек китерә алмый. Минһан һәм Бану Чүтидә гомер кичерә. Ә икенче хатыны Хөсниҗамал дөньяга өч малай китерә. "Мактау билгесе", Ленин орденнары белән бүләкләнгән Мингали (1905), Вәли (1915), Миннәт (1918) Мәскәүдә метро төзиләр. Өченче хатыны Хәмдениса Миңсылуны (1918) һәм Мөшерне (1920) тудыра.
"Әтинең ике хатыны һәм балалары 1929 елга кадәр бергә яшәде, - ди Мөшер Шәкүрев. - Аннары без яңа йортка күчтек. Әмма хакимият монда тыныч кына яшәргә ирек бирмәде. "Кулак хатыны", - дип, әнине салым белән тилмерттеләр. Аптырагач, йортны сатып, мунчада яшәп калдык. Сыерны саттырып, кәҗә асрау белән канәгатьләндек. 1935 елда әни: "Озын Куак авылында берәүнең хатыны үлгән, - диде. - Мин кияүгә китәм. Сине дә үзем белән алам". Мин елап җибәрдем. "Әни, зинһар өчен кияүгә китмә, хәер сорашып булса да тамакны туйдырырбыз", - дип ялвардым. Ике ел берүзем тордым. Салым кәгазен алдым. Акча түләргә, 5 куб. метр таш җыярга куштылар. Аптырагач, Мәскәүгә киттем. Мингали абый метро төзелешендә бригадир иде. Аның киңәше белән төзелеш техникумына укырга кердем. Электрик булдым. 1945 елда авылга кайтып өйләндем. 1947 елда, Мәскәүгә килеп-китеп йөрүче Гази абый Сабиров чакыруын кабул итеп, Үзбәкстанның Фирганә шәһәренә барып урнаштым".
Гази - Шәкүр Рәхимовның беренче хатыныннан икенче малае Сабир улы. Гаиләләренә ыгы-зыгы кагылгач, Үзбәкстанга чыгып киткән. Төзүчегә укыган. "Мин - монтажспецстрой" трестында эшләгән, гәрчә ат карагы улы булганы өчен партиядән чыгарылса да, министр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Ул халык хуҗалыгы өчен кирәкле уйлап табулары белән үзенең башын саклап калган. Шул яңалыкның берсе - тау итәген елга аръягындагы үзәнлек белән тоташтырган күпер. Чөнки моңарчы сарыкларны печәнле көтүлеккә тиз агышлы, үзәккә үтәрлек салкын сулы елга аша куып чыгарганнар. Әлеге күчеш вакытында, яшь бәрәннәр агып корбан булган. Зур сарыклар салкын тидергән. Терлекчелек коточкыч югалтуга юлыккан. Ә Гази Сабиров үз сызымы белән күпер ясаткач, бәла-каза артта калган. Ат карагы улы кабат партия сафына кайтарылган. Халыкны мамыкны асфальтка җәеп, тузанга манчып киптерүдән коткаргач, махсус җайланманы кулланышка керткәч, инженер Үзбәкстан ССРның Югары Советы депутаты итеп сайланган. Ә министр дәрәҗәсенә күтәрелгәч, Гази Сабир улы Бохарада мамык кисү заводын файдалануга тапшыр­ган. Ул янып көлгә, хәрабәгә әйләнгәч, корылманы бер ел эчендә яңадан торгызган. Тик шулай да аның иң зур казанышы - "Нефтемонтаж" тресты идарәсе башлыгы булып эшләгәндә Ленин премиясенә тәкъдим ителгән шарсыман сыешлык. Элек аны 20 миллиметрлы калайны кыздырып ясасалар, Сабиров эшләнмәне салкын ысул белән җитештерүне җайга сала. Бу хыялын тормышка ашыр­ганда, туганы Мөшер Шәкүрев аның уң кулына әйләнә. Ул, нефть куу һәм химия заводларына шушы корылманы урнаштыруда катнашып, "Мактау билгесе" (1966) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.
"Уйлап табу өч елга сузылды, - дип үткәннәрне искә төшергән иде Мөшер Шәкүрев. - Уналты метр озынлыктагы "яфракчык­ларны" эретеп ябыштыруны автоматлаштыр­дык. Моңарчы тимерне эретеп ябыштыручы алты эшче бер шарны кул белән алты айда тоташтырып бетерсә, камил җайланмага аерым кисәкчекләрне эчтән-тыштан ялгап чыгарга нибары алты тәүлек җитә. Элек трестта бер елга шундый 40 сыешлык эшләнсә, тора-бара бер айга 25-30 ар тимер шар җитештерелә башлады. Ихтыяҗга карап, күләмне 6 кубометрдан 1000 куб метрга җиткерү мәсьәләсе дә хәл ителде. Заказ буенча Татарстандагы Түбән Кама "Нефтехим" берләшмәсенә дә 30 шар җибәрелде. Шулай итеп, элекке СССРның Үзбәкстан җирендә Чүти авылында туган егетләр тарафыннан дөнья күләмендә танылган ачыш ясалды".
Бәлкем, күбрәк дөнья күләмендә танылган әлеге ачышка басым ясарга кирәктер? Ул чакта, министр Гази Сабиров, орденлы баш механик Мөшер, метро төзүче Мингали Шәкүревләр һәм башкаларның фидакарьлеге җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алыр иде. Монда, әлбәттә, аларның әтиләре турында да сүз чыкмыйча калмас. Монысы инде - үлем җәзасы белән тәмамланган караклык тарихы булыр. Әзерлек­ле экскурсоводлар аңа үзенчәлекле яңгыраш бирсә, ул кыйссада янәшәдәгеләрне гыйбрәтләндерер, уйландырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәкүр карак турында фикерләр

2
X