Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шәһәр кешеләре Кайбычта үз бизнесын ачкан

    Казаннан кайту юлында Кайбыч районы чигенә кереп бераз баргач, трассага якын итеп төзелгән ангарларга игътибар иткәнегез бардыр. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан бу корылмалар монда әле берничә ел элек кенә пәйда булды. Ә беркөнне анда районның күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыклар җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын җыйдылар. Очрашу район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин...

    Бу урында "Экополис" сәнәгать мәйданчыгы төзелә. Казаннан кайтып, үз эшләрен Кайбыч районында башлап җибәрүчеләр биредә атлар үрчетә, киләчәктә Кайбыч халкын үзләре җитештергән кымыз, сөт продукциясе, теплицаларында үстерелгән яшелчә, гөмбә белән тәэмин итәргә җыена. Район халкын гына түгел, Татарстаның башка шәһәр-районнарына, сәүдә нокталарына да экологик яктан чиста продукцияләрен тәкъдим итәргә исәпләре. Товарларына ихтыяҗ булачагына шик юк. Әнә әңгәмә вакытында сүзгә кушылган Колаңгы эшмәкәре Владислав Гурнович та, кеше кайда яши, шул җирлектә үскән җиләк-җимеш, яшелчә генә аның организмына күпкә файдалырак диде. Кымыз һәм башка төр продукция җитештерүдән тыш, туризм белән дә шөгыльләнергә уйлыйлар. Ренат Фәсәхов эшчәнлекләре белән таныштырды.
    - Без бу эшкә 2013 елда тотындык. Хәзерге вакытта йөзгә якын атыбыз бар. Киләчәктә ат фермасы базасында экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен бөтен шартлары да булган агропромпарк ачу уе белән янабыз. Максатыбыз - районда эшмәкәрлек дулкынын кузгатырдай үзәк оештыру. Без моны ничек итеп күзаллыйбыз соң? Беренчедән, сөт, әче сөт продукциясе, кымыз җитештереп, авыл хуҗалыгы чималы эшкәртүчесенә әйләнү. Без бу юл белән башка сөт җитештерүчеләрне дә кызыксындыра алабыз. Икенчедән, кече производствоның переспектив юнәлеш­ләрен тормышка ашырыр­га һәм районда җитештерелүче продукциянең эре дистрибьютеры булырга әзерләнәбез. Болай булганда, җитештерүчеләргә әзер товарларын сату җиңелрәк булачак. Продукцияне сәүдә үзәкләренә илтү өчен логистик үзәк ачу, районда экологик туризм базасы булдыру да безнең планда. Бу юнәлешләр безгә продукциянең сыйфатын контрольдә тотарга һәм ике як өчен дә отышлы булган шартларда республикабыз халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кайбычны натураль продукция җитештерүче брендка ия булган район итеп танытасыбыз килә.
    Булачак "Экополис" урыныннан Борындыкка юл тоттык.
    Туй да казсыз узмый, ди Борындыкта яшәүче Маматкуловлар
    - Без сезне биредә Хәерниса Маматкулова хуҗалыгы белән таныштырырбыз,-диде эшмәкәрләр белән очрашуның инициаторы булган район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина.-Фәсәховлар дәүләт ярдәменнән файдаланса, Хәерниса ханым үз эшен читтән берниди ярдәмсез башлап җибәрде. Районның башка авылларында да үрнәк алырдай эшсөярләр бар, алга таба алар белән дә шундый очрашулар үткәрергә җыенабыз.
    Татарстанга 2003 елда Үзбәкстан якларыннан кайтып төп­ләнгәннәр алар. Өч ел элек Борындыкта иске йорт сатып алганнар да, хәзер аны танымаслык итеп үзгәртеп корганнар. Ишегалдына килеп керү белән андагы матурлыкка сокландык. Помидор-кыяр, башка яшелчәләрне шунда утыртканнар, чәчәкләр күзне иркәли. Учактагы зур казан янында бер хатын-кыз кайнаша, үзбәкчә пылау пешерә. Кунакларга дип табын да корып куйганнар. Хәерниса апа безне әллә ничәгә бүленгән сарайга алып керде. Сыерлар утарында улаклар урынына ванналар тезеп куйганнар, 12 сыерлары бар, көн саен дәүләткә 160-170 литр тирәсе сөт тапшыралар. Быел да 500 баш каз алганнар.
    - Татар илендә казга ихтыяҗ шулкадәр зур икән. Монда кодагыйлар туйларга пар казлар белән бара, ә бездә кыз килешкәндә сарыклар кирәк. Былтыр Яңа ел алдыннан өебездән кеше өзелеп тормады, әллә кайлардан каз сорап килделәр, ул кадәр кеше өереннән хәтта куркып та калдык,-диде ул. - Монда килеп төпләнгән беренче елны 300 бройлер үстереп саттык, аны саткан акчага былтыр 500 каз алдык, ә каз акчасына сыерлы булдык. Казандагы агропаркта да без җитештергән продукцияне яратып сатып алалар. Улым Раушанбек, киленем Озада, туганым Гөлчәһрә, оныкларым-төп ярдәмчеләрем.
    Шәһәр кешеләре иркен болыннарыбызга, бездәге мөмкинлекләргә кызыгып кайткан. Күңелләре туендыручыбыз булган җиргә тартыла.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Борындык авылы мәдәният йортында дәвам иткән очрашуда районда үз эшен башлап җибәрүчеләргә юл ачык булуын белдерде.
    - Без шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермаларын булдыруны якын елларга төп үсеш юлы итеп билгеләдек, - диде ул. - Авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, бу аларның яшәү рәвеше. Җирлектәге эшмәкәрләр -авылларыбызның бүгенге тормышы һәм ышанычлы киләчәге дә ул. Шәһәрдә яшәп, безнең якларда мал асрау кәсебенә керешкән кешеләр үрнәгенә башкалар да иярсен иде. Гаилә фермаларын ачучыларга республика да ярдәм итә. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә булышырга һәрвакыт әзербез. Кайбыч халкы программаларда актив катнашсын иде. Бу, беренчедән, гаилә бюджетын тулыландыра, эшсезлектән коткара, балалар хезмәт чыныгуы алып үсә. Гаилә фермалары җитәкчеләре белән мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк. Районның башка авыл җирлекләрендә дә күп итеп мал асраучылар бар, әмма аларның санын тагын да арттырасы иде,-диде ул.
    Эльвира Заһидуллина районда эшмәкәрләр өчен нинди программалар эшләве турында сөйләде. Алар хакында киләсе санда укырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: