Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шәһәрдә үсеп, авылга зур инвестицияләр керткән Альберт Хәялиев: “Ата-бабаларым Кошманнан. Күрәсең, каныма сеңгән, мине дә авыл үзенә тартты”

    Кайбычта авыл хуҗалыгы район икътисадының әйдәүче тармагы булып кала. Авыл хезмәтчәннәренең кече һәм урта бизнесны нәтиҗәлерәк һәм планлы рәвештә алып бару мөмкинлеге арта бара. Крестьян-фермер хуҗалыкларының, авыл хуҗалыгы кооперативларының тотрыклы эшләве шуның ачык мисалы. Алар табыш алуны да максат итеп куя, үз предприятиеләрен үстерүнең яңа проектларын да гамәлгә ашыра. Моңа республиканың грантлар, субсидияләр, авыл хуҗалыгын үстерү программалары зур этәргеч бирә. Проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә район җитәкчелегенең ярдәме зур йогынты ясый.

    Райондагы эшмәкәрләрнең чимал җитештереп кенә калмыйча, аны эшкәртеп, продукция итеп сатуга омтылышы зур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында атна саен үткәрелүче видеокиңәшмәдә чыгыш ясаган эшмәкәр Альберт Хәялиев та шул хакта сөйләде. Ул безнең районда ачылган берничә предприятиенең учредителе һәм җитәкчесе. Аның эшчәнлеге белән укучыларыбызны да таныштырабыз.

    – Альберт Илдусович, сез авыл хуҗалыгына нинди юллар аша килдегез?
    – Мине бу өлкәдә яңа кеше дип әйтергә дә була. Шәһәрдә үстем, беле-мем буенча инженер. Аның каравы, ата-бабаларым Кошманнан. Күрәсең, каныма сеңгән, мине дә авыл үзенә тартты. Безнең предприятие эшчәннәре барлык төр терлекләр һәм кош-кортлар өчен азык чыга-ра, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, сөт сава, сөт ризыклары җитештереп сата.

    –  «СЛ-Агро» җәмгыяте беренче булып барлыкка килдеме?
    – Әйе, бу предприятие 2014 елда төзелде. Колаңгыдагы элеккеге катнашазык заводы территориясендә күпьеллык үләннән гранулалы витаминлы үлән оны җитештерү буенча яңа заводны сафка бастырдык. Без җитештерүче он терлекләр һәм кош-кортлар азыгына кушу өчен протеинлы һәм витаминлы кыйммәтле чимал. Ассортиментта спорт атлары өчен махсус азык та бар. Завод сәгатенә 1,5 тонна продукция җитештерә ала. Арендага алган 260 гектар җирдә люцерна үстерәбез. Продукция җитештерү һәм аны кулланучыларга илтү өчен техникабыз җитәрлек.

    – Эшне витаминлы азык җитештерүдән башлап җибәреп, авыл халкының гомерлек һөнәре булган терлекчелек белән дә шөгыльләнә башладыгызмы?
    – 2018 елда “Туган як-Агро” җәмгыятен булдырдым. Хуҗалыкта 200 баш эре мөгезле терлек, 80 баш сыер бар. 2000 гектардагы чәчүлек җирендә бодай, арпа, солы, борчак, кукуруз, күпьеллык үлән үсә. Шушы вакыт эчендә 100 баш сыерга исәпләнгән фермага капиталь ремонт ясалды, техника паркы яңартылды. Республикадагы нәсел хуҗалыкларының берсеннән нәселле терлекләр сатып алдык, лейкозлы сыерлар-дан арындык. Боларның барысы да продукция җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирде. Моңа кадәр бер сыердан 12 килограмм сөт савып алсак, хәзер ул 19 килограммга җитте.

    – «СЛ-молоко» предприятиесе буш җирлектә оештымы?
    – Әйе. Терлекчелек тармагының рентабельлелеген арттыру өчен иң элек чималны эшкәртергә кирәк. Сөт җитештерү технологияләрен үзләштерү һәм сөт продуктлары базарын өйрәнү максатында 2019 елның августында тәүлегенә 2 тонна сөт эшкәртү куәте булган мини-завод ачтык. Бу безнең пилот проект иде. Бүгенге көндә пастеризацияләнгән сөт, кефир, катык, эремчек, каймак, табигый йогурт, каймак, ак май җитештерәбез. Продукция «Иң яраткан сөт» бренды астында Кайбыч, Апас һәм Югары Ослан районнары авылларындагы азык-төлек кибетләрендә, Казанның сәүдә челтәрендә, шәһәр базарларында сатыла.

    – Иң мөһим социаль күрсәткечләрнең берсе – халыкның эш белән тәэмин ителүе һәм хезмәт хакы. Сезнең предприятиеләрдә ничә кеше эшли? Хезмәт хакы вакытында түләнәме?
    – Өч предприятиедә 52 кеше хезмәт куя, сезонлы эшчеләр саны – 23. Уртача хезмәт хакы 21 мең сум тәшкил итә. Предприятиеләрне төзүгә һәм үстерүгә 2014 елдан бирле 115 миллион сум инвестиция кертелде. Хезмәт хакы һәм салымнар буенча бурычыбыз юк.

    – Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
    – Беренче чиратта, Шүширмә авылында 988 башка исәпләнгән комплекс төзү. Без барлыгы 2013 баш терлеккә йөз тотып эшлибез. Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгы сайланды, проект институты белән берлектә генплан эшләнде. Боларның барысы да район башкарма комитеты белән килештерелде. Проект эшләрен төгәлләүне һәм дәүләт экспертизасы алуны 2020 елның 4 кварталына планлаштырабыз. Комплексны 2021 елда төзи башлыйбыз. Төзелеш алып бару һәм терлекләр сатып алуга 825 миллион сум акча тотылачак дип фаразлыйбыз. Ферма сафка басып, тәүлегенә 18-20 тонна сөт җитештерә башлагач, көненә 20 тоннага кадәр сөт эшкәртүче завод төзергә уйлыйбыз. Сөт заводы төзелешенә планлаштырылган инвестиция күләме – 130 миллион сум тирәсе. Шулай итеп, Кайбыч районында тулы цикллы предприятиеләрнең зур булмаган комплексы төзелде: үсемлекчелек –терлек азыгы җитештерү – терлекчелек – сөт эшкәртү һәм киләчәктә инвестицион үсеш перспекти-васы белән сөт продуктларын сату. Планлаштырылган инвестицияләрнең гомуми күләме – 955 миллион сум. Төзелеш тәмамланганнан соң, 120 кешене даими эшкә алабыз һәм сезонлы 30 эш урыны булачак.

    – Кайбыч районы үсешен күздә тоткан барлык уй-ниятләрегез дә чынга ашсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: