Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шүширмәнең тормышка сөенеп, шөкер итеп яшәүче хөрмәтле кешесен юбилее белән котладылар

    Тормыш йөгәнен җитәрлек дәрәҗәдә тарткан, михнәт сынаулары аркылы узганнан соң, тыныч тормышның, табындагы мул ризыкның, җитешлекнең кадерен белгән буын белән очрашып кайтканнан соң, мин тормышка һәрчак икенче күзлектән карый башлыйм. Бу әбиләр янында рәхәт бер халәт биләп ала. Әлеге халәтнең серенә дә төшендем бугай инде - шөкерлек халәте ул. Булганга...

    Шүширмә авылында яшәүче Рәхилә апа Хәмидуллинага да туксан яшь тулды. Алты кыз үстергән батыр йөрәкле ана ул! Кай­чандыр, әле ундүрт яше тулыр-тулмас самими кыз чагында, тимер юл төзелешендә катнашкан. «Чабата юешләнмәсен дип, су аркылы чыкканда аны салып, кулда күтәреп чыга идек», - дип искә ала үзе. Менә шулай чабатаны да саклап кигән чаклар булган бит. Рәхилә апа бүген кызлары, оныклары, оныкчыкларының йомшак телле әнисе-дәү әнисе булып, кадер-хөрмәттә яши. Балалары Рәхилә апа янына әле Санкт-Петербург шәһәреннән, әле Мәскәү, Казаннан кайтып төшә. Олы кешенең бу кадәр хөрмәткә күмелеп яшәвен күрү күңелне сөендерә, әлбәттә. Рәхилә апа үзе тумышы белән Борындык авылыннан икән. Әлеге зур гомер бәйрәме белән котларга килгән Борындык авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин котлау сүзләрен: «Борындык маркасын югары тотарга, Рәхилә!» - дип тәмамлады. Шулай булмыйни, Борындык халкы һәрвакыт көчле һәм ныклы булуы белән аерылып торган бит. Рәхилә апага район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та изге теләкләрен җиткерде, ил башлыгы җибәргән открытканы тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: