Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шүширмәнең тракторчы әбиенә 90 яшь тулды

    Дәһшәтле сугыш елларында һәм аннан соңгы торгызу чорында нинди генә эш өелмәгән хатын-кызлар һәм яшүсмерләрнең нәфис иңнәренә. Алар сабанын да сөргән, урманын да кисеп ташыган, үгезен һәм сыерын да җигеп эшләгән, арада хәтта кыю рәвештә тракторны иярләүчеләр дә булган. Әйе, башка чара булмый: тылдагылар җиңү өчен мылтыксыз көрәшә, моңарчы ирләр...

    Мөхтәрәм юбилярны гомер бәйрәме белән котларга балалары, туган-тумачасы, күршеләреннән тыш, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев һәм Борындык авыл җирлеге Ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин да килгән иде. Алар барысы да әбекәйгә ихлас теләкләрен ирештереп, бүләк тапшырды.
    - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне юбилеегыз белән котлыйм, - диде Эльвира Заһидуллина открытка белән бүләк тапшырып. - Һәрвакыт шулай кадер-хөрмәттә авылның һәм районның Ак әбие булып яшәгез!
    Эльвира ханым Разыя Габидуллинага ил башлыгы Владимир Путинның да котлау отрыткасын тапшырып, "Сезне хәтта Мәскәүдә дә беләләр икән!" - диде.
    - И-и белмичә соң, балаларым Мәскәүдә яши бит минем! Рәхмәт барыгызга да! - дип җавап бирде юбиляр.
    Разыя апа Габидуллина бәхетен туган авылында таба. Дүртенче классны тәмамлагач, Бөек Ватан сугышы башлана. Әле балалыктан да чыгып бетмәгән кыз колхозда ат җигеп эшли башлый: җәй көне печән, көзен бәрәңге ташый.
    - Правлениегә документлар белән кергәч, тракторга укырга әйттеләр. Иптәшкә дус кызым да барырга теләк белдергәч, ризалаштым, - дип хатирәләрен яңартты Разыя апа. - Барлыгы җитмешләп кыз өч ай укыдык. Бары тик алтыбыз гына тракторга утырдык, калганнар сабанчы булды.
    Алты ел тәгәрмәчле тракторда эшләгәннән соң, Разыя Габидуллина Канашка барып янәдән укый. Шуннан соң чылбырлы тракторны да иярли. Тимер атта барлыгы унике ел эшли ул. Балалар үсә башлагач, фермага бозаулар карарга күчә. Лаек­лы ялга чыккач та биш ел башкара ул бу хезмәтне. "Техника җене" кагылган дип нәкъ менә Разыя апа кебекләр турында әйтәләрдер, мөгаен. Югыйсә олыгайгач та машина-трактор төзәткән җирдә әвәрә килмәс, яшьләргә ярдәм итеп, киңәшләрен бирмәс иде. «Хәзер дә техника белән идарә итә алыр идегезме?» дигән сорауга әбекәй: "Бирсәләр, әле бүген дә тимер атны иярли алам!" - дип җавап бирде. Алтыда белгән алтмышта онытылмас, дип дөрес әйткәннәр борынгылар.
    Разыя апа тормыш иптәше Вадыйгулла белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, сугыш инвалиды булган Вадыйгулла абыйның да бакыйлыкка күчкәненә 33 ел була икән. Бүгенге көндә юбилярның өч баласы Мәскәүдә, икесе Казанда, бер улы Яшел Үзәндә, икесе Шүширмәдә яши. Разыя әби улы Илшат һәм килене Нурзия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер итә. Аның 15 оныгы, 17 оныкчыгы бар.
    - Аллага шөкер, әниебезнең күзләре яхшы күрә. Без күзлек киябез, ә ул газетаны аннан башка гына укый, -диде балалары.
    - Беренче булып "Кайбыч таңнары"н мин укыйм, аннан соң гына өйдәгеләргә бирәм. Иң элек миңа бирмәсәләр, үпкәләп тә куям, - диде әбекәй. - Хәтерем дә яхшы, бөтен онык-онык­чыкларымның исемнәрен беләм. Онытып җибәрсәләр, миннән сорыйлар, хәтта. Телевизордан хоккей, бокс һәм "Время"ны яратып карыйм.
    Менә шундый заманча әби! Һаман шулай уфтануны белмичә, саулыкка тиенеп яшәгез, Разыя апа! Ни дисәң дә олы кеше - йортта алтын йозак, киңәш-табыш чишмәсе бит ул!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: