Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Соңгы кыңгырау яңгырар көн җитте. Быел Кайбычта ничә укучы мәктәп тәмамлый?!

    Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау яңгырый. Шатлыклы да, моңсу да көн бу. Чөнки чыгарылышлар мәктәп, яраткан укытучылары белән хушлаша, ә укучылар зарыгып көтеп алган җәйге каникулга чыга.

    Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, быел унберенче классны 98 укучы, ә тугызынчы классны 163 укучы тәмамлый. Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар уза. Чыгарылышларны котларга башкарма комитет, район Советы хезмәткәрләре, оешмалар җитәкчеләре дә килә. Хәзер укучылар өчен бик җаваплы чор - имтиханнар чоры җитте. 26 май көнне тугызынчы класстан 142 укучы җәмгыять белеме, химия, информатикадан имтихан тапшыра. Ә 27 майда унберенче класстан өч укучы Буага әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: