Соравылда яшәүче сугыш чоры баласы котлаулар кабул итте
1936 елның ямьле җәй көнендә Соравылда Зина исемле кыз дөньяга килә.
Аның бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ачлык, юклык, кырдагы һәм өйдәге авыр хезмәт — ул боларның барысын да кичерә. Башка авылдашлары белән бергә чөгендер, бәрәңге чүбе утый, башак җыя, төрле эшләр башкара. Берникадәр вакыт фермада дуңгызлар карый.
Зинаида Уткина авылдашы Владимир белән гаилә кора. Алар, бергә гомер кичереп, алты бала тәрбияләп үстерә. Уллары да, кызлары да кечкенәдән хезмәт сөяргә, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнеп үсә. Әниләре өчен алар һәрвакыт ышанычлы терәк була. Бүген дә Зина апага һәрьяклап ярдәм итеп, аның турында кайгыртып яшиләр.
2002 елда Зинаида Уткина тормыш иптәшен югалта. Балаларының җылы мөнәсәбәте, ярдәме һәм игътибары аңа бу авыр сынауны җиңеп чыгарга булыша. Алар әниләрен ялгыз калдырмый, хуҗалык эшләрендә булышалар, һәрчак янәшәсендә булалар.
Туксан яшендә дә Зина апа актив тормыш белән яши. Ул сарыклар, төрле кош-корт асрый, аларны үзе карый. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнә: оекбаш, бияләй, мунчалалар бәйли. «Кайбыч таңнары» газетасын яратып укый. Балалары кунакка кайтканда, аларны тәмле камыр ашлары пешереп каршы ала.
8 июльдә Зинаида Павловнага 90 яшь тулды. Юбилей уңаеннан әниләрен котларга балалары, якыннары җыелды. Зина апаның ике улы, дүрт кызы, күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары бар.
Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде. Ул Зинаида Уткинаны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбиляр адресына Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев һәм үзем дә җылы теләкләрне җиткердек.
Тугыз дистә еллык гомер юлын лаеклы үткән Зинаида Уткинага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Алдагы еллары да балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә узсын, шатлыклы һәм бәхетле мизгелләргә бай булсын. Һәрвакыт балалары һәм оныклары өчен акыллы киңәшче, гаиләнең терәге һәм ышанычлы таянычы булып яшәсен!
Любовь Русова,
Иске Тәрбит авыл җирлегенең ветераннар
советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев