Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Спорт — сәламәт тормышка юл», — ди Кайбыч китапханәләр системасы хезмәткәрләре

Наркотикларга каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында районның китапханәләр системасы хезмәткәрләре «Тормышның сәламәт төсләре» дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.

Чара «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Ул төрле начар гадәтләрне булдырмауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева спорт белән шөгыльләнүнең өлкәннәр өчен файдасы, шулай ук спорт күнегүләре һәм йөзүнең кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә уңай йогынтысы турында сөйләде.

Аннары бассейнда файдалы күнегүләр үткәрелде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте! Суга кергән генә кебек идек, инде чыгарга да вакыт җиткән. Күнегүләрне төгәл итеп эшләргә тырыштык, спорт комплексы шат авазлардан яңгырап торды. Йөзү барыбызга да күтәренке кәеф бүләк итте.

Спорт комплексы хезмәткәрләре сәламәтлекне ныгыту, яхшы физик формада булу һәм ял итү өчен бассейнга даими йөрергә кирәклеген аңлатты. Әмма күнегүләрнең куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуы өчен кагыйдәләрне төгәл үтәү, сәламәтлек торышын исәпкә алу һәм белгечләр киңәшләренә колак салу мөһим икәнлеген ассызыкладылар.

Спорт — зарарлы гадәтләргә юл куймауда яхшы чара. Еш кына кешедә начар гадәтләр башка шөгыль булмаганлыктан барлыкка килә. Кайбыч районында исә мондый гадәтләргә алмаш булырлык мөмкинлекләр бихисап: бассейнлы зур спорт комплексы, тренажерлар һәм йөгерү юллары булган матур парклар, спорт һәм хоккей мәйданчыклары ясалган.

Мәдәният, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт учреждениеләре сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акцияләр, чаралар һәм презентацияләр үткәрә.

Китапханәләр дә профилактика юнәлешендә актив эш алып бара: уеннар, мәгълүмат сәгатьләре үткәрәләр, зарарлы гадәтләрнең тискәре йогынтысы турында сөйлиләр. Шулай ук наркоманиянең барлык күренешләренә каршы профилактик, мәгълүмати-агарту, белем бирү чаралары һәм акцияләр оештыралар.

Безнең районда һәр кешенең үз сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, олыгайгач та хезмәткә сәләтлелекне, физик активлыкны саклап калу өчен мөмкинлекләре зур.
Спорт белән шөгыльләнегез, күп укыгыз һәм туплаган белемнәрегезне тормышыгызны яхшырту өчен кулланыгыз. Үзегезне яратыгыз һәм саклагыз!

Лилия Федотова, Колаңгы китапханәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев