Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сыйфатсыз товар сатып алган очракта кайбычлыларга кая мөрәҗәгать итәргә

    Без бүгенге тормышыбызны кибетләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, барыбыз да - кулланучылар. Хәзер товарларга элеккеге кебек кытлык юк, җаның ни тели, шуны сайлап алырга мөмкин, кесәңдә акчаң гына булсын.

    Лимон, әфлисун, яхшы конфет, казылыкларны Мәскәүгә баручылар гына алып кайткан чорлар артта калды. Кибет киштәләре шыплап тулган, товарлар, азык-төлекнең ниндие генә юк. Эштән дә өйгә кунактан кайткан кебек күтәренеп кайтып керәбез. Әмма кайчакта бозылган товар сатып алган булып чыгабыз, күп очракта аларны ташлыйбыз, бик сирәк кенә кире кибеткә илтеп бирәбез. Шулай да, ничек алданмаска соң? Кулланучылар хокукларын яклау буенча Кайбычтагы белгеч Анна Гыйләҗева белән без Бөтендөнья сыйфат көнендә шул хакта әңгәмә кордык.

    - Анна Михайловна, иң элек сыйфат көненең нинди максатта үткәрелүенә тукталып узсагыз иде.

    - Сыйфат көненең шулай дөнья күләмендә ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелүе юкка гына түгел. Җитештерелгән продукциянең сыйфат проблемасы - һәр ил икътисадының мөһим юнәлешләренең берсе.Чөнки теге яки бу предприятиенең, сәүдә ноктасының уңышлы эшләве алардагы товарларның сыйфатлы булуына нык бәйләнгән. Әгәр дә бер кибеттә даими рәвештә яраклылык вакыты гамәлдән чыккан продуктларга тап булабыз икән, без ул кибетне урап уза башлыйбыз һәм товарны икенче җирдән алырга тырышабыз. Ә базар икътисады шартларында сыйфатлы хезмәт күрсәтү - табыш алып эшләүгә, көндәшлеккә гарант ул. Бөтендөнья сыйфат көненең асылы халыкны сәламәтлек өчен куркыныч булмаган, яхшы сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итүгә барып тоташа.

    - Безнең районда да азык-төлек товарлары сатучы кибетләр күп. Сез аларда тикшерүләр үткәрәсезме?

    - Әлбәттә. Агымдагы елның ун аенда, мәсәлән, шәхси эшмәкәрләр карамагындагы 16 кибеттә тикшерү үткәрдек. Нәтиҗәдә, яраклылык вакыты гамәлдән чыккан 26 мең сумлык товар кибет киштәләреннән алынды. Тикшерү Кече Кайбыч, Мөрәле, Колаңгы, Иске Чәчкаб, Корноухово, Хуҗа Хәсән, Салтыйганда һәм Олы Кайбычтагы берничә кибеттә үткәрелгән иде. Кибет тотучыларның барысына да Роспотребсоюзның территориаль бүлеге карары нигезендә штраф сугылды. Товар бәяләре күрсәтелмәү, контроль үлчәү булмау да кулланучылар хокукларын бозуга керә.

    - Анна Михайловна, шулай да, укучыларыбызга киңәш бирегез әле: азык-төлек сатып алганда алданмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

    - Яраклылык вакытын карарарга киңәш итәм. Ул азык-төлекнең җитештерелү көненнән исәпләнә. Ә товарның гарантия вакыты дәвамында, җитештерүче үз гаебе белән булган җитешсезлекләрне үз хисабына бетерергә, кайбер очракларда товарны яңасына алыштырырга яисә акчасын кире кайтарырга мөмкин. Сыйфатсыз товарны кибеткә кире китерүдән оялмагыз, үз хокукларыгызны якларга өйрәнегез. Кибетегездә андый товарлар сатылса, безнең бүлеккә мөрәҗәгать итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: