Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Сөйкемле бала” фотобәйгесе тәмамланды

    "Сөйкемле бала" бәйгесен игълан итүебез булды, укучыларыбыздан бер-бер артлы фотолар килә дә башлады.

    Алар шулкадәр күп килде - фотолар белән почтабыз тулды, укучыларыбызның күбесе турыдан-туры интернеттагы группабызга җибәрделәр. Андагы берсеннән-берсе матур һәм сөйкемле балаларны күреп, сокланып туя алмадык. Елмаеп-көлеп торган баладан да матур нәрсә дөньяда тагын бармы икән?! Арадан берсен генә аерып ала торган түгел, барысы да - искиткеч. Арада кайберләре берничә көн эчендә бихисап лайк җыеп өлгерде. Тик без, бәйгенең шартлары буенча, фотоларны сайтыбызга куярга һәм җиңүчене шундагы тавышлар саныннан чыгып билгеләргә тиеш идек. Тик балалар катнашында уздылучы бәйгеләргә таләпләр кырыслану сәбәпле, алай эшләргә мөмкинлек булмады. Шуңа күрә дә без, җиңүче итеп, иң күп лайк җыючыны билгеләдек. Аны безгә Бәрлебашыннан Галиевлар җибәргән иде. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез, бәхет, шатлык һәм уңышлар телибез. Газетабызны игьтибар белән укып барырга һәм сайтыбызга ешрак керергә чакырабыз. Чөнки укучыларыбызны киләчәктә бик күп күңелле яңалыклар, сюрпризлар көтә. Форсаттан файдаланып, тагын бер кат исегезгә төшерәбез: газетабызга киләсе ярты елга подписка бара. Хөрмәтле райондашлар, Яңа ел мәшәкатьләре башланганчы газетабызга язылып куярга киңәш итәбез. Ярты елга язылу нибары 444 сум тора. Язылыгыз һәм укыгыз, үзегез дә безгә языгыз. Бергә һәм бердәм булыйк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: