Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Тамчы-шоу» җиңүчеләре

    "Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесе аша алып барылучы "Тамчы-шоу" мәктәп укучыларының яраткан тапшыруына әйләнде.

    Әлеге интеллектуальләр уенында безнең район укучылары да даими катнашып килә һәм җиңү арты җиңү яулый. Узган атнада анда Кошман һәм Чүти мәк­тәп­ләре укучыларын чакырдылар. Кошман мәктәбенең "Хыялыйлар" командасы Биектау районы мәктәбе, Чү­ти мәктәбенең "Ак җилкәннәр" командасы Апас районының Бакырчы мәктәбе командалары белән тапкырлыкта көч сынашты. "Тамчы-шоу" уенында безнең районның ике мәктәбе дә җиңү яулап кайтты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: