Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Танылган тарихчы Рәфыйк Гарәфетдиновка Кайбычта мемориаль такта урнаштырылды

Апрельдә танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, академик, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, "Кайбыч" якташлык җәмгыятенең беренче президенты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, якташыбыз Рәфыйк Гарәфетдиновка, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Күптән түгел генә Кайбычта аның туып-үскән нигезендә мемориаль такта урнаштырылды. Безнең районда Рәфыйк Гарәфетдиновны барысы да белә...

Кагыйдә буларак, мондый дәрәҗәгә авыл һәм район үсеше өчен тырышып хезмәт итүчеләр лаек була. Мемориаль такта ачылышында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Рәфыйк Әбзәл улының бертуган абыйсы Фирдүс Гарәфетдинов, мәрхүмнең тормыш иптәше, гаиләләре белән балалары, дуслары, республикабыз башкаласында һәм шәһәрләрендә яшәүче замандашлары кайтты, туганнары, якыннары һәм авылдашлары килде.
Ачылу тантанасы башланырга берничә минут булуыннан файдаланып, мин әлеге истәлекле чараны оештыручы Фирдүс Әбзәл улына мөрәҗәгать иттем. Бөтен гомерен мәгариф эшчәнлегенә багышлап, ул бүгенге көндә Социаль-гуманитар белем бирү институтының читтән торып уку бүлеген җитәкли. Фирдүс Гарәфетдинов - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясендә урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре. Барлык ир туганнары исеменнән Рәфыйк Гарәфетдинов истәлеген ул «Кайбыч» якташлыгы җәмгыяте әгъзасы Рәшит Ярхәмов тәкъдиме белән мәңгеләштерергә карар кыла.
- Гаиләдә без алтау идек: Равил, Рәфыйк, Тәүфыйк, Фирзун, мин һәм Фирдәвес, - диде ул. - Рәфыйк абый гаиләдә икенче бала иде, ә мин - бишенчесе. Өчебез туган авылда калды, өчебез туган нигездән аерылып, шәһәргә киттек. Без авыр чорда үстек, ләкин бик дус булдык һәм бер-беребезгә ярдәм иттек. Рәфыйк абый аеруча кайгыртучан иде.
Мемориаль такта ачылу уңаеннан митинг булды. Барлык катнашучыларны сәламләп, Рәмис Хәялиев аны урнаштыру идеясе барлыкка килү тарихы белән таныштырды, соңгы елларда моның Кайбычта традициягә әйләнүен әйтте.
- Олы Кайбычта беренче элмә такта Фәсхетдин Ярхәмов истәлегенә куелган иде. Аннары ул Мансур Закировка урнаштырылды, бүген - Рәфыйк Гарәфетдинов хөрмәтенә куела. Алар барысы да авылыбыз­ның зур династия - ишле нәсел вәкилләре, район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләр. Истәлек тактасын Гарәфетдиновларның елдан-ел матурлана баручы туган нигезендә ачабыз, биредә аның сак­лаучылар - искиткеч тырыш хуҗалар яши.
- Аның турында сүзләр һәм саннар белән сөйләсәк, бик озак булыр иде, - диде Фирдүс Гарәфетдинов. - Безнең районда мондый танылган кешеләр күп булган. Әйтик, Микусев, Ханзафаров, Сундуров, Шаландин, Волков. Абый районны бик яратты, шуңа күрә Казан шәһәрендә «Кайбыч» якташлыгын булдыру өчен бар көчен куйды, аны 20 елдан артык җитәкләде. Аның беренче китабы 2001, икенчесе - 2011, ә өченчесе 2014 елда чыкты. "Кайбычым - туган җирем" китабы Кайбыч энциклопедиясе булып санала. Әлеге мемориаль такта - барлык туганнар исеменнән мәңгелек истәлек.
Чыгыш ясаучылар Рәфыйк Гарәфетдиновның башкарган эшләре һәм ирешкән уңышлары, Кайбыч районы үсешенә керткән өлеше, район тарихына багышланган китабы турында сөйләде, аның позитив, кеше хәленә керә белүче ярдәмчел кеше булуын искә алды.
Рәфыйк Гарәфетдиновның замандашы, ветеран Ленар Закиров аны якты эз калдыр­ган шәхес буларак искә алды: "Ул елларда авыл җирлегендә үскән сирәк кеше генә фән эшлеклесе була алган".
Истәлек кичәсе туганнар, дуслар һәм замандашлар белән иркен кафеда дәвам итте. Рәфыйк Гарәфетдиновның улы Марат хатыны Ландыш белән кайткан. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Фирдүс Гарәфетдиновка һәм кайбычлыларга район тарихына өлешләрен кертеп, тормышларын гаиләләренә һәм якыннарына гына түгел, фәнгә, җәмгыятькә багышлаган шәхесләр истәлегенә тирән хөрмәт белән караулары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Рәмис Хәялиев юбилярның Кайбыч турындагы китабын чыгару өстендә эшләү процессы турындагы хатирәләре белән уртаклашты, моның гаять зур хезмәт булуын ассызык­лады. Аның әйтүе буенча, башта язма мең ярым бит булган, озак сөйләшүләрдән соң аның яртысы кыскартыла. Китапта бик күп тарихи фотолар урын алган. Район башлыгы урынбасары хәзер елмаерга мәҗбүр иткән кайбер мизгелләр турында да сөйләде. Мәсәлән, профессорның әнисе ягыннан тамырлары Кече Кайбычтан, Галия Кайбицкая нәселеннән башланган, әтисе Чувашиянең Козловкасыннан булган генерал Салиховның исемен китапка кертү теләге була. Чувашиядә Салихов - танылган генерал, Советлар Союзы Герое. Шулай да Рәфыйк Әбзәл улы генерал исемен китабына кертә, шул сәбәпле хәзер кайберәүләр Кайбыч районы өч түгел, ә дүрт геройны биргән дип исәпли. Әлеге китап хәзер иң күп ихтыяҗ тудырган дефицит товар. "Ул имән кебек нык, ләкин нечкә күңелле кеше иде. Аның казанышы шунда, ул алдына куйган максатларын тормышка ашырырга өлгергән: якташлык җәмгыяте оештырып, эшчәнлеген җәелдергән, Кайбыч турында һәм үзе хакында китап язган," - диде Рәмис Хәялиев. Әлеге юбилей тантанасы Бөек Җиңү көне алдыннан булганга, Рәфыйк Әбзәл улының, Хәрби Диңгез флотында хезмәт иткән кеше буларак, ел саен Кайбычка әлеге бәйрәмгә диңгез офицеры формасыннан кайтуын да искә алдылар.
Бер уңайдан совет власте үсеше елларында Олы Кайбычта булган әбиләр бунтын да телгә алдылар. Бу әле язылмаган тарих битләре булуын аңлата, бу хезмәт безнең замандашларыбыз алдында тора.
Бәйрәмдә катнашкан Сәгыйрә апа Ярхәмова Рәфыйк Әбзәл улына әтисе ягыннан туганнан туганы туры килә. Ул шулай ук җылы хатирәләре белән уртаклашты:
- Без элек Совет урамында тордык, соңрак аңа Шәүкәт Галиев исемен бирделәр. Кияүгә чыкканчы мин дә Гарәфетдинова идем. Безнең урамда бер нәселдән шундый фамилияле биш гаилә йорт аралаш яшәде. Бер-беребез белән тыгыз элемтәдә тордык, Рәфыйк абый безгә еш кына кунакка керә иде. Безнең зур булмаган, биш метрга биш метрлы йортыбызда һәрвакыт кеше күп була иде: анда мин, апам, әнием яшәдек, фатирда кызлар да, язучы Шәүкәт Галиев та торды. Әниебезнең күңеле иркен булганга, урын барыбызга да җитә иде. Рәфыйк абыйның армия хезмәтеннән соң югары уку йортына керер­гә йөрүен яхшы хәтерлим әле: аларның йортында урын әз булгач, ул имтиханнарга бакча артындагы иске мунчада әзерләнә иде. Тырышлыгы аркасында укырга керде. Тормышта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше иде, авыл җирендә вакытсыз тол калган хатын-кызлар - туганнары, күршеләренә бәрәңге утыртырга, бакча сукаларга, яисә физик көч сораган башка эшләрдә булыша иде. Ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яшәсен, нәселебезнең күзгә күренмәс җеп­ләре беркайчан өзелмәсен.
Бу көнне Рәфыйк Гарәфетдинов турында бик күп ихлас җылы сүзләр әйтелде. Хәзер ул үзе дә, китабындагы геройлар кебек, тарихи елъязмага керде: урам исемендә, мемориаль тактада, китапларда һәм хәтердә. Ә хәтер мәңгелек!
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Кайбычка фәннәр докторы, профессор, академик Роберт Шакиров та (фотода - уңнан беренче) кайтты. Ул 1959-1964 елларда Рәфыйк Әбзәлович белән бер группада укыган. Шуннан соң гомер буена алар дуслар булып кала.
Кайбычка кайту бәхете миңа беренче тапкыр 1960 елда елмайды, биредә сиксәненче елларда да булдым. Ә бу кайтуым истәлекле вакыйгага туры килде. Рәфыйк Әбзәл улы - Гарәфетдиновларның гына түгел, кайбычлыларның горурлыгы. Сезнең район өчен ул күп эшләр башкарды, Кайбыч тарихына багышланган китаплар язды. Аның хезмәтләре беркайчан да юкка чыкмас һәм мәгънәсен югалтмас, - диде Роберт Шакиров. - Безнең студентлар төркеме көчле иде: егерме студентных дүртесе профессор, фәннәр докторы, икесе фәннәр кандидаты булды. Арабызда Рәфыйк лидер, актив тормыш рәвеше алып барган егет иде. Аны бик күп кенә чаралар өчен - студентларның колхозга командировкасы яисә башка эш өчен булмасын, җаваплы итеп билгеләделәр. Кагыйдә буларак, фәнни җитәкчеләр үзләренә укучылар сайлый. Рәфыйк Нәфыйков та шулай Рәфыйк Әбзәл улының фән эшлеклесе булуында зур роль уйнады, өченче курс студентының тырышлыгын күреп алып, аспирантурада калдырды һәм алга таба аның фәнни җитәкчесе булды. Ул барысына да өлгерде: фәнни өлкәдә дә, тормышта да... Ә якташларына үзененең язмаларын калдырды. Кайбычлыларны өстәл китабы белән тәэмин итте, яшьләргә үгет-нәсихәт бирә, башкаларның уңышларына шатлана белде. Ул үзенең күп кенә шәкертләренә фәнгә юнәлеш бирде. Рәфыйк Гарәфетдинов Кайбыч белән горурланды, аның табигатен яратты. Барыннан да бигрәк, күренекле якташыгыз­ны белү һәм хәтерләү, яшь буынга кирәк. Ул мондый хөрмәткә лаек дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Танылган тарихчы Рәфыйк Гарәфетдиновка Кайбычта мемориаль такта урнаштырылды