Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан халкының Җиңүдәге өлеше зур

    1941 елның 22 июнендә фа­шист­лар Германиясе илебезгә басып керә. Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Бөек Ватан сугышы башлана. Татарстан Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларының берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була.

    Сугыш фронтларында

    Татарстан сугышның беренче көннәреннән үк Кызыл Армия өчен хәрби резервлар әзерләү үзәгенә әйләнә. Фронтның хәлиткеч участокларына республикадан 7 укчы дивизия (18, 86, 120, 146, 147, 334, 352 нче ), 91 нче аерым танк бригадасы, 37 нче зенит-артиллерия полкы, ТАССРның Югары Советы исемендәге 202 нче бомба ташлаучы авиация дивизиясе һәм башка хәрби частьлар җибәрелә. Халыкны хәрби әзерләү буенча Осовиахим, физкультура оешмалары, Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре зур эш башкара. 1941 елның октябреннән Дәүләт Оборона Комитетының махсус карары белән илнең бөтен гражданнары мәҗбүри рәвештә хәрби эшкә өйрәтелә башлый. ТАССРда сугыш елларында Всеобуч курсларында 186 мең кеше хәрби белгечлек ала.

    Татар халкының уллары һәм кызлары Бөек Ватан сугышының бөтен хәлиткеч яуларында сугыша. Хәрәкәттәге армиягә республикадан 700 меңләп кеше алына. Шулардан 350 меңгә якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак була. Аларның исемнәре 27 томлы Хәтер китабына кертелгән. Китапның максаты изге – татарстанлыларның сугышта күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү, тыныч күк йөзебез өчен башларын салучыларның исемнәрен киләчәк буыннарга илтеп җиткерү.
    Сугыш елларында якташларыбыз үзләрен кыю һәм курку белмәс сугышчы итеп күрсәтә. Легендар патриот-шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасының чыдам сакчысы Петр Гаврилов, кыю очучы Мәгубә Сыртланова, төз укчы Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин, ару-талуны белмәс сапер Мотыйк Әхмәдуллин һәм тагын бик күпләрнең исемнәре Бөек Ватан сугышы елъязмасына мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган. Илнең иң югары бүләгенә лаек булган 11519 совет сугышчысы арасында татарлар, рус, украин һәм белоруслардан гына калышып, сан буенча дүртенче урында тора.

    Әмма тормыш бер урында гына тормый бит. “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” өндәмәсен эшләре белән дәлилләп, тарихчылар һәм журналистлар сугыштан соң да үзләренең фәнни эзләнүләрен дәвам итә. Эзләнүләрдә студентлар да, мәктәп укучылары да катнаша. Республикада ватанпәрвәрлек хәрәкәте киң колач җәя, аның кысаларында “Кар десанты” отрядлары, “Үзән”, “Ватан” яшьләр хәрәкәтләре оештырыла. Ветераннарның варислары ел саен эзләү экспедицияләре үткәрә, архив һәм хәрби комиссариатлардагы тикшеренү эшенә тартыла, чагыштырырга һәм фикерләргә өйрәнә. Аларның фронтовиклар истәлегенә битараф калмавы нәтиҗәсендә сугыш каһарманнарының яңадан-яңа исемнәре җәмәгатьчелек хозурына кайтарыла.

    Кайбер яңа ачышлар ватан историография фәнендәге тотрыклы нигезләмәләрне тамырдан үзгәртергә дә мөмкин. Әйтик, элегрәк матбугат “рус баһадиры” дип йөрткән Александр Матросовның чынлыкта Башкортстанда туган татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы бүген дәлилләнгән, рус исемен аңа Мәләкәстәге балалар йортында гына кушканнар.

    Күптән түгел генә татар батыры Гази Заһитов (ул да Башкортстаннан) исеме дә хәтерсезлек чоңгылыннан кире кайтарылды – ул үзенең сугышчан дуслары белән рейхстаг өстенә тәүге Җиңү Байрагын кадаучыларның берсе. Архив чыганакларындагы мәгълүматлар буенча, аның төркеме байракны М.А.Егоров һәм М.В.Кантариядән берничә сәгатькә алданрак кадаган. Төркемгә сугышчылар Г.К.Заһитов, А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко, М.П.Минин кергән, җитәкчесе капитан В.Н.Маков булган. Әлеге вакыйгалар турында бай документаль дәлилләр китереп язылган зур материал 1995 елда “Гасырлар авазы” (“Эхо веков”) журналында бастырылган. Әле 1994 елда ук Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге, чын каһарманнарга Россия Федерациясе Герое исемен бирүне дәгъвалап, тарихи хакыйкатьне торгызу буенча шактый тырышлык куйган, әмма, кызганыч ки, бу РФ Оборона министрлыгында яклау тапмаган.
    (Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты) 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: