Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Татарстан музейлары язы” акциясе кысаларында Галия Кайбицкая музеенда нинди чаралар үтәчәк?

    Табигатьтә яз хакимлек итә. Ел фасылларының барысы да безнең күңелләребездә үзенең ниндидер үзенчәлекле даталары, матур бәйрәмнәре, онытылмас вакыйгалары белән истә кала. Ә 2016 ел - безнең районыбыз өчен аеруча истәлекле ел. Быел Кайбычның яңадан мөстәкыйльлек алуына 25 ел, опера сәхнәсе йолдызы, якташыбыз, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая­ның һәм бөек якташыбыз,...

    Татарстан музейларында менә инде өченче ел рәттән апрель аенда "Татарстан музейлары язы" дигән акция үткәрелә. Бу акция­гә 2014 елда старт бирелде. Галия Кайбицкая музее ике ел рәттән акциянең дипломантлары булды һәм быел­да читтә калмыйбыз. Акциянең максаты - музейлар арасындагы партнерлык тәҗрибәсен булдыру, музейга халыкны, яшь буынны һәм матбугат чараларын җәлеп итү.
    Быел акция 21-26 апрельгә кадәр үтәчәк. Шул уңайдан Галия Кайбицкая музеенда узачак чаралар:
    21 апрель. "Мин Россия гражданины. Мин Татарстан баласы" дип аталган тантаналы чара. 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшыру. Район җитәкчелеге, паспорт өстәле, музей хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнә һәм тапшырыла. Әти-әниләр, яңа паспорт ияләренең дуслары, якыннары да чакырыла.
    22 апрель. "Кайбычымның гүзәл табигате - Бәрле суы, Зөя буйлары" дигән музей дәрес. Мәктәп укучыларын районыбызның сулыклары, гүзәл табигате белән таныштыру. 2016 ел - Татарстанда су саклау зоналары елы.
    23 апрель. "Тукайны үз иткән якташ". Якташыбыз Мотыйгулла хәзрәт һәм Габдулла Тукайга багыш­ланган лекция-дәрес. Тукайның Җаек шәһәрендәге гомер еллары турында фикер алышу.
    24 апрель. "Иң мәдәни сыйныф". Мәдәни көндәлек проекты буенча райондагы иң актив сыйныфны музейга чакырып түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздыру.
    26 апрель. Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чара: "Без Тукай оныклары". Район җитәкчелеге, район мәктәпләре, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: