Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кайбычлыларны Республика көне белән котлый

    Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ Республика көне уңаеннан кайбычлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

    «Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән cезне Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас бердәмлеген, бер-берсенә булган хөрмәтен чагылдыра торган бу бәйрәмнең әһәмияте бүгенге катлаулы сәяси шартларда аеруча нык сизелә. Ике дистә ел элек Ватаныбыз язмышы хәл ителгән көннәрдә халкыбыз, киләчәк алдында зур җаваплылык тоеп, аек акыл белән эш итә алырга сәләтле булуын күрсәтте, шул еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр иҗади хезмәте һәм башкаларга карата дустанә мөнәсәбәте белән үзен бөтен дөньяга танытты. Киләчәктә дә халкыбыз дуслык һәм туганлык традицияләренә тугры калыр дип ышанам. Әлеге бәйрәм чаралары тарих сабакларын тагын бер кат искә төшерергә, яулап алынган җиңүләрнең кадерен белеп, яңа казанышларга ирешергә ярдәм итәр дип уйлыйм.

    Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, имин, тыныч һәм бәхетле тормыш, Татарстаныбызны үстерүгә багышланган хезмәтләрегездә зур уңышлар телим!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: