Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • ”Татарстан” журналисты Кошман авылында булып кайткан

    Электән Кошман авылы сөннәткә утыртучы «бабайлары» белән дан казанган.

     Алар авылда берничә кеше булган. Хәтта Урта Азия якларына кадәр йөргәннәре билгеле. Хәзер авылда бу шөгыльне онытканнар инде. (Закон бала-ларны өйдә сөннәткә утыртырга рөхсәт итми бит). Ә менә авылның соңгы сөннәтчеләре яшәгән йорт бар, иң сөенечлесе – ул ябылмаган. Гөлсинә Сафиул-лина әлеге нигезгә 1958 елда килен булып төшкән. Каенатасын бу якларда «бабачы Хәлилулла» дип йөрткәннәр. Соңрак тормыш иптәше Галимулла да шушы һөнәрне үзләштергән.
    – Ирем Галимулла бабачы булып әллә ни күп йөрмәде, – дип сөйләде Гөлсинә апа. – Озак яшәмәде шул, 1982 елда дөнья куйды. Каенатам картайгач, сөннәтче итеп Га-лимулланы чакыра башлаганнар иде. «Кулың җиңел», – дияләр иде аңа. Ул, гел әткәй тирәсендә йөреп, сөннәткә утыртуның серләрен өй¬рән¬гән иде. Бу йорттан дис¬тә еллар бала  чага тавышы тынмаган. Сөннәткә утыртканнан соң, өчәр көн яшәүчеләр дә булган.
    – Ата- аналар балалар¬ын әллә кайлардан алып ки¬лә¬ләр иде, – дип хәтер сандыгын чиште Гөлсинә апа. – Җәрәхәт азрак вакытта төзәлсен дип, каенатам аларны шулай үзебездә яшәтте. Ашатып- эчертеп, тәрбиядә тота идек үзләрен.
    – Сөннәткә утыртуның аерым бәясе бар идеме? – дим.
    – Дөресен генә әйткәндә, белмим. Бер түбә астында яшәсәк тә, каенатамның кү¬зенә бик чалынмаска тырыштым. Оялу, курку булганмы, ничек атарга да белмим… Әткәй шактый кырыс кеше иде, аның сүзе буенча яшәдек. Акча да аның кулында булды. Мине кибеткә җибәргәндә, башта агач счетын чыгарып исәпләр, аннан акча бирер иде…
    Шулай да берсендә Гөлсинә апа, каенатасының бер әти кеше белән сөйләшкәнен ишетеп кала: «Миңа артыгы кирәк түгел, биш сум күп була, өч сум җитәр…»
    – Сөннәткә утырту яшерен эшләнә иде, – дип пышылдап кына дәвам итте әң-гәмәдәшем. (Әйтерсең, безне тыңлап торалар). – Совет власте дин кушканча яшәүне тыйды бит. Ерактан килгән кешеләр атларын капка төбенә куймыйча, аны берәр җирдә туарып калдырып керәләр иде. Әйе, бик кырыс заманда яшәдек. Баласын сөннәткә утырткан¬ны белсәләр, әти  әнине пар¬тиядән чыгарырга күп сорамыйлар иде.
    Гөлсинә апа күңелендә тагын бер истәлек яши. Бак¬саң, каенатасы аздан гына төрмәгә эләкмәгән. Сәбәбе – сөннәткә утыртканнан соң, бер бала үлгән.
    – Әткәй пәкесен алып, атналар буе йөреп кайта иде, – диде әңгәмәдәшем. – Һич онытмыйм, берсендә Яшел Үзәннән күмердәй каралып кайтты: шунда бер сабыйны сөннәтләгән. Ул чирле туган булган, тик моны әткәй белмәгән. Берничә көннән теге бала үлгән. Шуннан соң әткәйне милиция юлында йөртә башладылар. Төнлә килеп, сорау алырга дип алып киттеләр. Бөтен дөньяны айкадылар, пәкеләрен эз¬лә¬деләр. Бәхеткә, әткәйне төрмәгә утыртмадылар. Ана кеше, баласының туганда ук сау булма-ганлыгын аңлаткан, табиблардан белешмәгә хәтле яздырып алып кайткан…
    Ни кызганыч, сөннәтче бабайларның эш коралы – пәкеләр сакланмаган. Кырык  илле ел эчендә югалып беткән икән.
    – Әткәй, әнкәй, ирем – бер  бер артлы бакыйлыкка күчте, – диде хуҗабикә. –1981 елның көзендә – әнкәйне, 1982 елның язында – иремне, көзен әткәйне җирләдем. Әле ярый балаларым бар, шатлыгым да, таянычым да – алар. Ялгызым яшәсәм дә, гел хәлемне белеп, килеп, кайтып торалар.

    Руфия Рәхмәтуллина, Кошман – Казан,
    “Татарстан” журналы
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: