Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстанлылар 2016 елда 123 көн ял итәчәк

    Гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, республика халкын 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә.

    Россия көне уңаеннан, җәен - 11, 12, 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге хөр- мәтенә 4, 5, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. Татарстанда ел саен 30 августта - Республика көне, 6 ноябрьдә - Конституция көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, быел 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкының көзге "каникулы" тагын бер көнгә озыная (бәйрәм ялы 7 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә). Татарстанда мөселманнарның быел 5 июльгә (сишәмбе) туры киләчәк чираттагы Ураза бәйрәмен һәм 12 сентябрьдә (дүшәмбе) булачак Корбан бәйрәмен дә, гадәттәгечә, зурлап уздыру ниятләнелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: