Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Татавтодор” филиалы директорына ни өчен штраф салганнар

    Кайбыч районы прокуратурасы "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Апас филиалы эшчәнлегендә ришвәтчелеккә каршы законнарның үтәлешен тикшерде.

    "Ришвәтчелеккә каршы тору турында" Федераль законның 4 маддәсенә ярашлы рәвештә, эш бирүче, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләп киткән кешене үзенә эшкә кабул итеп, хезмәт килешүе төзегән очракта, бу хакта ун көн эчендә әлеге килешү төзелү турында дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең соңгы эш урынына хәбәр итәргә тиеш.

    Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды: 2012 елның 17 апрелендә предприятие Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә эшләп киткән баш белгеч - архитектор белән хезмәт килешүе төзегән булган. Әлеге кеше вазифасыннан 2012 елның 11 апрелендә үк азат ителгән. Әмма эш бирүче, элек муниципаль хезмәт вазифасында булган кешене эшкә алуы турында җирле үзидарә органына хәбәр итмәгән.

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы "Татавтодор" оешмасының Апас филиалы директоры Сергей Барсуковка карата Россия Хезмәт кодексында күздә тотылган административ хокук бозу турында эш ачты. Беркетмә тикшерү материаллары белән бергә җәмәгать судына җибәрелде. Хокук бозучыга карата 20 мең сум күләмендә штраф салынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: