Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “ТАТМЕДИА” җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Кайбыч районына килде

    Бу атнада "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Кайбыч районына килде һәм редакция коллективы белән очрашты.

    Әлеге очрашу район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабинетында башланып китте. Анда Андрей Владимирович "Кайбыч таңнары" газетасының "ТАТМЕДИА" газеталары арасында эчтәлеге ягыннан да, дизайны буенча да иң яхшыларының берсе булуы һәм редакция эшчәнлегеннән канәгатьлеген, муниципалитетның редакция белән тыгыз элемтәсе өчен рәхмәтен белдерде. Матбугат чараларын көткән үзгәрешләр хакында да сүз барды. Соңыннан сөйләшү редакциядә узды. Газетага аналитик материалларны күбрәк биреп, яңалык­ларны социаль челтәрдәге төркемнәргә оператив рәвештә урнаштыру - журналистларга куелган бурычларның берсе. Андрей Кузьмин Бөек Җиңү уңаеннан ачылган мемориаль комплексны да карады. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аңа данлы үткәнебез, Кайбыч геройлары турында бай мәгълүмат бирде. Андрей Владимирович аны зур кызыксыну белән тыңлады, чөнки үзенең дә нәсел җепләре безнең районга - Ябалак авылына барып тоташа икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: