Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “ТАТМЕДИА” нәшер итүче газета-журналларга иң күп язылган кайбычлылар телевизор һәм башка призлар уйнатуда катнаша

    «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте нәшер итүче газета-журналларга бу елның беренче яртыеллыгына язылып, бүләк отучыларның исемнәре 17 февральдә билгеле булачак. Төп приз -телевизор, аннан кала фотоаппаратлар, савыт-сабалар уйнатыла. Ә газета-журналларга иң күп язылучы райондашыбыз­ны кызыксындыру бүләге көтә.

    "ТАТМЕДИА"дан алынган хәбәргә караганда, Кайбыч районыннан алты кеше бүләкләр уйнату исемлегенә кертелгән. Алар - Кошман мәктәбе укытучылары Резидә Сайранова, Алинә Батанова, техник хезмәткәр Яшнара Әхмәдуллина, Бәрлебашыннан укытучы Исламия Мусина, Ульянководан педагог Евгений Мареев, Кече Мәме мәктәбе укытучысы Земфира Насыйбуллина. Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүләк оту өчен ким дигәндә өч газета-журналга быелның алты аена язылырга һәм квитанция­ләренең күчермәләрен Казанга акцияне үткәрүчеләргә җибәрергә кирәк иде. Бүләк уйнатуда катнашучыларның исемнәре белән "ТАТМЕДИА" сайтында танышырга була. Республика буенча барлыгы 214 абунәче катнаша. Ә иң яхшы хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә газета-журналларга иң күп яздырган Мөрәле авылы почтальоны Фирдинә Тимершина, ә иң яхшы почта бүлекләре арасында Чүти почтасы тәкъдим ителде. Без үзебезнекеләргә җиңү телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: