Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Татмедиа» үткәргән бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

    «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте 2015 нче елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелгән «Матбугатка язылган өчен айпад!» бәйгесенә нәтиҗә ясады. Райондашларыбыз арасында да даими уздырылучы әлеге бәйгедә катнашып, махсус бүләкләргә ия булучылар бар. Газетабыз редакциясендә әлеге абунәчеләр белән җылы очрашу булды, аларны тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдык һәм үзара фикер алыштык.

    Бүгенге интернет заманында яшәп, күбебез аның аша дөнья, ил, республика яңалыклары белән таныша, газета- журналларның да электрон вариантын дөнья челтәреннән укыйбыз. Ләкин өстәл артына җайлап утырып яисә диванга ятып газета, журнал укуның ләззәте һәм рәхәте бөтенләй икенче төрле бит ул! Шуңадыр, матбугатны өйгә яздырып уку мөһимлеген югалтмый. «ТАТМЕДИА» агентлыгы үткәргән бәйгенең максаты да - укучыларны матбугатка ныграк тарту, газета-журналларның тиражын саклау, яңа укучылар табу. Бәйге нәтиҗәләре буенча, «ТАТМЕДИА» басмаларына актив язылучы төп өч җиңүчедән тыш, 50 абунәче аерым бүләккә лаек булды. Алар арасында Морза Бәрлебашыннан Исламия Мусина да бар. Ә Бәрлебашыннан Эльмира Рәхмәтуллина, Хуҗа Хәсәннән Резедә Матвеева һәм Кошманнан Розалия Садриева кызыксындыру бүләкләренә лаек булды. Газета-журналлар укырга яратучы әлеге гүзәл ханымнар - барысы да укытучылар. Аларны редакциябездә үткәрелгән бүләкләү тантанасына чакырдык. Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә табын артында узды. Баш редакторыбыз Луиза Сөнгатуллина актив абунәчеләребезне котлап, һәрберсенә «ТАТМЕДИА» җибәргән һәм редакция үзе әзерләгән истәлекле бүләкләрне тапшырды.

    - Республика буенча үткәрелгән әлеге бәйгедә безнең районнан җиңүчеләрнең дүртесенең дә укытучылар булуы бер дә очраклылык кына түгел. Чөнки сез - балаларны аң-белемле итүчеләр. Газета-журналлар укуга мәхәббәтегез укучыларыгызга да күчсен иде, алга таба да уңышлар телим! - диде ул һәм редакция тормышы, алда торган планнар белән таныштырды.

    Без, журналистлар, исә үз чиратыбызда аларга кызыксындырган сорауларыбызны яудырдык. Ни өчен алар район газетасын һәм башка газета-журналларны яздыралар икән? Шуның хәтле басма матбугат белән танышып, барысын да укып өлгерәләрме?

    - Без - газета укып үскән буын. «Кайбыч таңнары» - минем аерылгысыз газетам. Аның эчтәлеге соңгы араларда аеруча яхшырды.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районындагы бүлеге Татарстандагы министрлык тарафыннан спортның гамәли төрләре буенча үткәргән ярышларда даими рәвештә диярлек призлы урыннар яулап килә.

    Әле шушы араларда гына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үткәргән ярышта да Кайбыч полиция хезмәткәрләре беренче урынны яулап кайтты. Аерым алганда, оперуполномоченный Александр Маланьев һәм участок уполномоченные Александр Воробьев министр Артем Хохоринның Мактау кәгазенә һәм кубокка лаек булды. Алар каршылыклар полосасы аша табель коралыннан ату буенча чемпионатта өлгерлек күрсәтте. Безнең иминлегебез сагында торучы егетләргә алга таба да спортта да, хезмәттә дә зур уңышлар яуларга насыйп булсын.

    «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын мин эшемдә кулланам, ә «Ялкын» белән «Сабантуй» ны балачактан аерылып бетә алмаганга яздырам, аларны балаларыбыз да яратып укый, дәрестән тыш эшләрдә дә әлеге журналлар ярдәмгә килә, - дип җавап бирде Исламия Мусина.

    - Мин үзем өйгә яздырган барлык газеталар белән дә танышып барам. Бер тотынгач, алардан аерылып булмый, төн уртасына кадәр укыйм, - диде Розалия Садриева.

    Җиңүчеләрнең берсе - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тормыш иптәше Эльмира ханым. Район лидеры гаиләсендә газета-журналларны күпләп яздыралар һәм укыйлар икән, башкалар ничек язылмасын ди инде!

    - Без гаиләбез белән укыйбыз, олыларның үз газета-журналы, балаларныкы исә - үзенеке! - дигән фикерен ирештерде Эльмира Рәхмәтуллина.

    Әлеге җылы очрашу барышында «Кайбыч таңнарына»на язылуның торышы, газетада темалар яктыртылышы буенча да фикер алышу булды. Укытучы ханымнар киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде, кызыклы хатирәләре белән уртаклашты һәм истәлеккә фотога төште.

    - Матбугатка язылып, бүләккә лаек булырмын дип уйламаган да идем! - диде Резедә Матвеева.

    Әлеге бәхет һәркемгә елмаерга мөмкин. Моның өчен газеталарга язылырга гына кирәк. Очрашу ахырында редактор җиңүчеләргә үтенеч белән дә чыкты. «ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» республика бәйгесендә «Кайбыч таңнары» икенче урында бара һәм бәйге 15 сентябрьдә төгәлләнә. Шуңа да мәктәпләрендә укытучылар, укучыларны да анда активрак катнашырга чакырды. Газетасыз кеше, тәрәзәсез йорт кебек, ди халык мәкале. Шулай булгач, матбугатка язылыйк һәм бүләкләр отыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: