Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Татьяна Ибатуллина Рәхмәт хатына лаек булды

    Озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм 55 яшь тулу уңаен­нан "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең кадрлар буенча белгече Татьяна Ибәтуллина Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Министр Эльмира Зарипова кул куйган хатта мондый юллар бар:

    «Хөрмәтле Татьяна Николаевна! Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Эшләү дәверендә сез үзегезне дәүләт һәм җәмгыять өчен мөһим юнәлештәге эшчәнлектә - халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә белемле һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәттегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: