Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Түгәрәк уен” журналитслары - Кайбычта

    Алма пешкән, өзелеп төшкән... Фольклор сүзенең эчтәлегенә игътибар итсәк, ул әби-бабаларыбыз җырлаган җырлар, әйткән бәетләр дигәнне генә аңлатмый. Ул халык акылы, тәҗрибәсе мәгъ­нәсендә йөри һәм билгеле бер халыкның дөньяны күзаллавын чагылдыра, шул дөньяда яшәргә өйрәтә. Димәк, һәр яңа буын аны үз өендә, гаиләсендә үзләштерергә тиештер. Кайбыч районы Иске Тәрбит авылының...

    Алма пешкән, өзелеп төшкән...
    Фольклор сүзенең эчтәлегенә игътибар итсәк, ул әби-бабаларыбыз җырлаган җырлар, әйткән бәетләр дигәнне генә аңлатмый. Ул халык акылы, тәҗрибәсе мәгъ­нәсендә йөри һәм билгеле бер халыкның дөньяны күзаллавын чагылдыра, шул дөньяда яшәргә өйрәтә. Димәк, һәр яңа буын аны үз өендә, гаиләсендә үзләштерергә тиештер. Кайбыч районы Иске Тәрбит авылының «Саф хисләр» фольклор коллективында шөгыльләнүче яшүсмерләр белән без әнә шул хакта сөйләштек.
    Авылның көнкүреше, мул тормышта яшәве өчен олылар да, балалар да җавап бирә. Менә «Олы көн» бәйрәмен генә алыйк. Аякка баскан көнеңнән алып, бу көнне таңнан ук уянырга өйрәнәсең. Никадәр иртә торсаң, шулкадәр күбрәк өлгерәсең бит. Уянгач та тәрәзәдән күзең алмый көтә башлыйсың. Менә офык чигеннән йомырка сарысы кадәр генә кояш күренә. Бу инде өйдән чыгарга ярый дигән сүз. Кичтән үк атап куйган берәр кешегә кунакка йөгерәсең шунда. Безнең авылда Олы көнне беренче булып кергән кешене мендәргә утырталар. Һәм шул бала хуҗаларга муллык тели, терлекләре күп булсын дип, матур сүзләр әйтә. Хуҗалар матур сүзеңә җавап итеп буялган йомыр­ка биреп чыгаралар. Тик иң кызыгы шушы көннән соң башлана инде ул. Шул хуҗаларны күзәтә башлыйсың: тавыклары ничек икән, йомыркалары күпме? Теләгең кабул булганмы-юкмы - шунысы кызык бит.
    Олы көнне элекке вакытларда авыл урамында таган асканнар. Калын арканнар, таза такталар белән ясаганнар аны. Шунда берничә кеше бергә утырып атына торган булган. Хәзер кем куя таган, кем юк. Ә таганны барыбер атынабыз - авылның балалар бакчасында да таганнар бар бит.
    Бу бәйрәмдә әти-әниләр кунакка китә. Үзебез генә калгач, азабыз инде. Иртән җыйган йомыркаларны чукыштырып уйныйбыз. Болай була ул: икешәр-икешәр кеше иң ныклы йомыркаларын сайлап, бер-берсенә бәрәләр. Кемнеке ватылмый кала, шулар тагын үзара йомырка бәрешә. Шул рәвешле барысы да бәреп чыккач, йомыркасы ватылмый калган кеше батыр була.
    Күптән түгел безнең авылда «Май чабу» бәйрәме булды. Бу бәйрәмгә атлар бизиләр бездә. Коймак пешерәләр, әлбәттә. Аны күмәкләшеп, клуб янында пешерәләр, шунда килеп ашыйбыз, бал белән. Май чабуга кадәр Раштуа һәм Нардуган бәйрәмнәре бар бит әле. Әнә шул көннәрдә гадать итүләр, багулар була дип сөйлиләр. Безнең багып караган юк, анысы, ишеткән генә бар: күзлек, шәм һәм суга салынган бодай ярмасы белән багалар, имеш.
    Ә инде җәй көне Кичке уеннар оештырыла башлады. Элек булган инде алар авылда, шуннан әкренләп беткән. Без шуларны фольклор түгәрәгендә өйрәнәбез дә Кичке уен көнне үзәк урамда уйныйбыз. Классташлар киләме дип, түгәрәккә йөргәннәре килә инде, ә болай - юк.
    Классташлар белән без түгәрәктә өйрәнгәнен түгел, башка уеннар уйныйбыз. «Бәреп-качышлы» яки менә «Почмаклы», әле бер көнне мәчик белән уйный-уйный тәрәзә дә ваттык. Ярый әле ул өйдә кеше тормый. «Почмаклы»ны Зур урамда уйнау рәхәт. Җиргә дүрт почмак сызабыз - анда дүрт кеше кереп баса. Ә бер кеше уртада кала. Шуннан: «Алма пешкән, өзелеп төшкән, күгәрченнең башын тишкән», - дип такмаклыйбыз да, почмакларда торучылар урыннарын алмаша. Алмашмый калу ярамый. Уртадагы кеше шул вакытта үзенә берәр урын алып калырга тиеш. Ә кем урынсыз кала, шул уртага чыга.
    Шәкүр карак авылында
    Чүти авылы дөньяга атаклы Шәкүр каракның туган авылы буларак билгеле. Бик күп риваять­ләргә, хәтта әдәби әсәрләргә кереп калган бу тарихи шәхес бүгенге көндә дә халык арасында зур кызыксыну тудыра. Кем булган ул Шәкүр карак? Ат карагы гынамы? Әллә татарның Рубин Гудымы? 1926 елда «Шакуровщина» эше буенча барган хөкем процессының Татарстан Республикасының Милли архивында сакланган 40 томлык материалларын махсус өйрәнгән, тамырлары Чүтидән булган Илсия Шәкүрова да бу соравына ачык кына җавап таба алмаган. Тик ничек кенә булмасын, Чүти авылы халкы Шәкүр Рәхимовны милли герое итеп таный, аның ярлы-ябагайга кылган игелекле эшләре турында сокланып сөйли. Сабан туйларында монда Шәкүр карак призына ат чабыш­лары уза. «Чүти мишәрләре» фольклор ансамбленең репертуарында да аның исеме белән бәйле чыгышлар бар. Шәкүрнең куркусызлыгын, тапкырлыгын, кешелеклелеген ассызыклаган кыска гына эпизодны алар безгә уйнап та күрсәттеләр.
    Бу күренештә Шәкүр үзен кулга алырга килгән конвойдан үз өендә соңгы кат намаз укырга рөхсәт сорый. Йортның алгы ягына чыгып, тәрәзәне ачып куя да мәкам белән укырга керешә:
    «Аллаһы акбәр, Аллаһы әкбәр,
    Улым, Галиәкбәр,
    Югары азбарда атлар бар -
    Түбән азбарга алып бар.
    Түбән очта ярлылар,
    Шуларга таратырлар.
    Илаһы амин, Аллаһы әкбәр!»
    «Чынлыкта да нәкъ шулай булган», - дип горурланып сөйләде безгә «Чүти мишәрләре» фольк­лор ансамбленең җитәкчесе Гөлүсә Каюм кызы Гыйльфанова.
    Мәктәптә методист, педагог-­оештыручы булган Гөлүсә ханым 2015 елда мәдәният йортында методист булып эшли башлый. 2016 елда «Чүти мишәрләре» ансамб­ле оеша. Нигездә урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлардан торган әлеге коллективның инде матур табышлары бар. Чүти авылының үзенә генә хас «Сигезле бию»ен шундый табышларның берсе дип әйтергә мөмкин. «Халкым хәзинәсе» район сәнгать коллективлары фестивалендә катнашу да аларның иҗат офыкларын киңәйтеп җибәргән. Мөнәҗәтләрне, онытылып бара торган җырларны барларга, мишәр татарларына хас йола-гадәтләрне сәхнәгә менгерергә хыялланалар. Үз тирәләренә авылның оста гармунчылары - Равил Исламов, Минзаһит Низаметдиновларны да тартып китергәннәр.
    Әлеге коллективны киләсе фес­тивальләрдә күрербез дигән теләктә калабыз.
    «Чүти мишәрләре»ннән тыш, авыл мәдәният йортында тагын берничә фольклор ансамбльләре бар иде. Болары яшьләр. Олы Тәрбиткә барып җитә алмасак та, биредә без аларның ике фольк­лор ансамбле чыгышын карадык. Өлкәннәрдән торган «Тәңкәләр» инде 2008 елдан бирле эшләп килә, ә үсмерләрдән, балалардан оештырылган «Гылбулар» («гылбу» мәрҗән дигән сүз икән) әле 2016 елда гына оешкан. Ике ансамбльне дә Драндрова Инна Виссарионовна җитәкли.
    - «Тәңкәләр»гә бүгенге көндә 22 кеше йөри, - ди Инна Виссарионовна. - Репертуар, нигездә, үзебезнең авылда җырлана торган җырлардан тора. Борын-борыннан бәйрәмнәрдә, кунакларда, туйларда җырланган бик тә үзенчәлекле, кызыклы җырлар бүген дә сакланган бездә. Ике керәшен авылы - Иске Тәрбит белән Олы Тәрбит янәшә генә диярлек урнашкан булсалар да, ике авыл арасында аерымлыклар шактый. Авылыбыз Чувашстан чигендә булгач, бездә чуваш тәэсире нык сизелә. Бигрәк тә киемнәрдә, төсләр гаммасында чагыла ул.
    Бездә хатын-кызлар бик әкрен генә, аякларны шудырып кына бие­гәннәр. Әбиләр әле дә шулай бииләр. Читтән караганда бик җиңел генә төсле тоелса да, катлаулы бию ул. Безнең әле дә өйрәнеп бетерә алганыбыз юк. Өйрәнергә тырышабыз.
    Чүти гомумбелем бирү мәктәбенең Людмила Чинакина җитәкчелегендәге «Тургай», «Йолдыз­чык» фольклор ансамбльләре чыгышларын да карагач, буыннар чылбыры өзелми, өлкәннәргә алмашка яшь буын килә дигән ышаныч туды.
    Барысын да «Халкым хәзинәсе» дигән район сәнгать коллективлары фестивале кузгатып җибәрде, - ди Рамилә Рузалитовна. -Районыбызда яшәүче татарлар, керәшеннәр, руслар, чуашларның барысын-барысын уртак сәхнәгә чыгарган бу чара менә өченче ел үткәрелеп килә инде. Нинди генә талантлар юк бездә! Килгән тамашачылар да шаккатып, сокланып карап утыралар. Аннары инде үзләреннән дә тәкъдим-теләкләр агыла башлый.
    Кичке уеннарны кайтарып киләбез. Авылларда, елга буйларында, болыннарда искиткеч матур, җырлы-биюле уеннар оештырыла башлады. Халык шулкадәр сөенә! Әле менә районыбыздагы гармунчыларны барлый башладык. Баксаң, һәр авыл саен берничә менә дигән гармунчы яшәп ята икән! Инде аларның саны 25кә җитте, әмма бу әле чик түгел. Хәзер инде минем хыял - район күләмендә гармунчылар фестивале уздыру. Кыскасы, янып эшлибез. Тик күңелемне тырнап торган бернәрсәне әйтми кала алмыйм: районнарның еллык эше буенча Мәдәният министрлыгына бирелгән отчетлар исемлегендә Кайбычны 42нче урында күреп «аһ» иттем. Мин моның белән һич тә килешмим. Кайбыч алдынгы урыннарга лаек. Һәм без моны раслаячакбыз да!
    Җитәкченең бу сүзләре яшьлек максимализмы гына түгел. Кайбычлыларны күргәннән соң бездә шундый ныклы ышаныч туды...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: