Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Әти, син бүтән китмисеңме?»

    Тормыш дигәнең бертөрле генә бармый шул. Ул ялгышуларга этәрергә, сикәлтәләргә юлыктырып, сөртендерергә дә мөмкин. Беркайчан да "Минем белән болай булмаячак!" дип әйтергә ярамый. Мондый хәлләргә һәркем - тормыш тәҗрибәсе булган олылар да, әле балалыктан чыгып җитмәгән үсмерләр дә юлыгырга мөмкин. Иң мөһиме - ялгышыңны вакытында аңлап, аны төзәтү һәм бүтән...

    Индира белән Наил (язмадагы исемнәр үзгәртеп бирелә) яшьлекләрендә танышып, матур гына гаилә учагын тергезгән. Хәер, алар хәзер дә олы түгел әле, яшьләре нибары утыз тирәсендә генә. Берсеннән-берсе сөйкемле ике балалары үсеп килә. Йорт сатып алып, Кайбыч районында яши башлауларына әле берничә генә ел, икесе дә эшли. Булганына куанып яшәргә генә дә бит, тик юк шул, араларыннан кара мәче үтә аларның. Индира әйтүенчә, ике айлап элек Наил эчеп исерә һәм өйдә тавыш чыгара, үзенең дә, ике баласының да тынычлыгын качыра. Бу хәл беренче генә мәртәбә кабатланмый икән инде. Комиссиянең максаты ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерү, аларга акыл өйрәтү түгел. Ләкин бу очракта гаиләгә ярдәм итмичә дә булмый, чөнки Наилгә карата административ беркетмә төзелгән һәм сүз балалар язмышы, аларның иминлеге турында бара. Бу очрактан соң хатын ире белән яшисе килмәвен белдерә, ир өйдән чыгып китә һәм алар менә инде ике ай тирәсе аерым гомер итә. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, йортны Индира сатып алган.
    - Мин балаларымны яратам һәм аларга ярдәм итеп торам, - диде Наил. - Кызларым да мине ярата.Кечкенәсе килгән саен "Әти, син бүтән китмисеңме?" дип сорый.
    - Мин бергә яшәргә каршы түгел, эчеп, тавыш куптармасын ул, - диде хатын сабыр гына.
    Гаилә башлыгы, кызып китеп, үзенең айга бер генә тапкыр эчүен, моның сәбәбен өйдә аны хуплаучы, күңеле үсәрлек сүзләр әйтүче булмау белән аңлатты. Комиссия­дәгеләр әңгәмә алып бара торгач, гаепнең атта да һәм күпмедер дәрәҗәдә тәртәдә дә булуы ачыкланды.
    - Сез әле яшьләр, берничә ел үткәч бүгенге көнне елмаеп искә алачаксыз. Тормыш булгач, төрле чак була. Бер-берегезгә юл куярга өйрәнергә кирәк, - диде комиссия рәисе Фатыйма Бикбова. - Ир кызып киткәндә хатын балалар белән урамга чыгып, бераз һава сулап кайта ала. Әти кеше гаиләдә авторитет булырга тиеш. Бала бүген әтисен тыңламый икән, иртәгә ул әнисен дә исәпләмәячәк. Берең кисәтү ясаганда, икенчең яклап чыкса, сабыйның бозылуы да ихтимал. Аңлашып, кызларыгыз­ны тигез гаиләдә, тыныч шартларда үстерсәгез иде.
    Ир белән хатын чыгып киткәч, утырыш залына бер төркем яшүсмерләр һәм аларның әниләре чакырылды. Районыбыз мәктәпләренең берсендә белем алучы классташлар - ике кыз һәм өч егет кылган гамәлләре өчен бик нык үкенәдер дип ышанасы килә. Полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина әйтүенчә, алар төрлечә аңлатма бирә. Укучылар дәресләрдән соң спорт түгәрәгенә килә. Яшүсмерләрнең нияте чормага менеп, шәраб эчү була. Ләкин укытучылары сизгер булып чыга.
    -Исерткеч эчемлекләр татып карарга иртәрәк түгелме соң әле сезгә? Бәхеткә, планыгыз тормышка ашмаган, - диде Фәния Кәлимуллина. - Ә чорма бас­кычыннан егылып төшеп, үзегез белән күңелсезлек килеп чыкса? Бу хакта уйлап карадыгыз­мы?
    - Безнең районда эчүчелеккә бирелгән әниләр, кызганыч, бар әле. Араларында аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннәре дә бар. Сез дә бит булачак әтиләр һәм әниләр, киләчәгегез турында ни уйлыйсыз? Төп эшегез уку икәнлеген исегездән чыгармасагыз иде,- диде Фатыйма Бикбова.
    Бу хәл мәктәп директорын да аптырашта калдыр­ган, класс җитәкчесе дә укучылары өчен ояла. Әниләр исә бер-бер артлы балаларына шелтәле сүзләрен ирештерде. Аларның күбесе ул-кызларының тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен эшкә шәһәргә йөри. Берсеннән-берсе матур киенгән үсмерләр гаепләрен аңлагандыр дип ышанасы килә, алар утырыштан укытучылары һәм әти-әниләреннән гафу үтенеп кайтып китте.
    Комиссиядәгеләр әлеге очрашуда алдагы эш планын билгеләде. Социаль тернәкләнү үтеп, төзәлгән гаиләләрне исәптән төшерү буенча карар кабул иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: