Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Әтиемне өзелепләр сагынам ла...

    Бу хатны язу өчен күп уйландым. Әллә ничек, язарга тиеш түгелмен иде шикелле. Чөнки әтием, Рушан Минаҗ улы Хәйретдинов, арабыздан көтмәгәндә, бик иртә, көзге моңсулыкны тагын да сагышка батырып, 63 яшендә мәңгелеккә китеп барды....

    Авылдашлар, аны белүчеләр әтиебезне һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуы, хезмәт сөючән, шат булуы өчен үз итә иде. Тормышны бик ярата иде ул, дөньяны бөтен шатлык-кайгылары белән кабул итте. Матур тавышы белән татар халык көйләрен җыр лавы, кулларын җәеп, кош сыман очып-очып биюләре әле дә күз алдымда. 
    Шундый авыр кайгыбызны уртаклашкан, әтиебезне соңгы юлга озатуда рухи һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен, Чүти авылы халкына, мәчет картларына, барлык туганнарга, классташларга, күршеләргә, әтие безнең һәм үзебезнең дусларга, хезмәттәшләргә, Олы Кайбыч, Олы Тәрбиттән һәм башка авыллардан килүчеләргә, хәлебезне белүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Адәм баласының дәрәҗәсе җеназасында күренә, диләр. Әтиебез белән хушлашырга килүчеләрнең исәбе юк иде. 
    Озаттык...Тыныч йокла, әтием! 

    Хәйретдиновлар гаиләсе исеменнән: 
    кызлары Гөлназ Гыйбадиева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: