Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тиздән капиталь төзекләндерелгән Кече Кайбыч мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак

    Капиталь төзекләндерелгән Кече Кайбыч мәдәният йорты тиздән үз ишекләрен ачачак. Хәзер аның территориясен рәшәткә белән әйләндереп алу һәм бинаны юу-җыештыру эшләре бара.

    Капиталь ремонттан соң мәдәният йорты күзгә күренеп яңарган һәм матурланган. Ул заманча материаллар белән тышланган, түбәсе, идәне алыштырылган, стенасы җылытылган, түшәме дә яңарган. Эшчеләр бина эченә санузел да үткәргән, ишекләр һәм электрүткәргечләр алыштырылган. Тамаша залы, сәхнә дә яңартылган. Мәдәният йорты методисты Кадрия Әхтәриева әйтүенчә, бу көннәрдә сәхнәгә яңа пәрдәләр эләчәкләр. Якташыбыз, мәшһүр опера җырчысы Галия Кайбицкаяның 110 еллыгында төзекләндерелгән әлеге мәдәният йортында җыр-бию тынып тормасын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: