Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Түләнми калган бурыч

    Бу хәл 1959 елның 31 декабрендә булды. Ул вакытта мин Казан дәүләт медицина институтының бишенче курсында укый идем.

    Яңа ел алды бит, әти-әниләремә сюрприз ясарга теләп, алдан әйтмичә генә авылга кайтырга булдым.

    Без ул вакытта авылга шәһәр яны поездында кайтып йөрдек. Станциядән авылым Кече Урсакка кадәр унике чакрымнар тирәсе кайтырга кирәк. Барысын да алдан уйладым кебек: көндезге сәгать икедә поездга утырам да дүртләр тирәсендә төшәм. Җәяүләп кайткан очракта да иске елны озатырга өлгерәм. Әмма дөнья без дигәнчә генә барса иде ул. Вагоннан төшүем булды, мине чак кына җил очыртып китмәде. Урамда күз ачкысыз көле буран, ичмасам, салкыны үзәккә үтә. Бераз гына алдарак фонарь яктысы чагылды, димәк, станциясене карап торучы абзый йөри. Аның мондагы бердәнбер кечкенә йортта хатыны белән бергә яшәгәнлеген ишетеп белә идем. Көч-хәл белән биш йөз метрлар тирәсе ара уздым да туктап калдым. Болай күрше авылга да барып җитә алмаслыгымны аңладым. Шулчак артымнан кемдер кочаклап алды да: "Бу буранда катып үләсең бит кызым. Әйдә безгә кайт, кунып китәрсең. Иртәнгә буран да туктар, бәлки". Бу мин моңа кадәр бер тапкыр да күрмәгән станция караучы иде. Хәер, бу станция дә түгел иде, көненә ике-өч кенә шәһәр яны поезды туктый торган бер кечкенә тукталыш иде.

    Кар көртәләрен ера-ера аның кечкенә өенә кайтып җиттек. Хуҗабикә мине, чакырылмаган кунакны, җылы каршылады. Шунда ук самоварын куеп җибәрде, кайнар шулпа ашатты, тәмле йокылар теләп урын җәеп бирде.

    Уянганда кемдер битемнән иркәли кебек иде. Кояш нурлары икән лә! Өстәлдә самовар җырлап утыра, аш тәлинкәсенә өеп бәрәңге салып куйганнар, хәтта килька консервасы да бар. Ә икенче тәлинкәдә яңа гына пичтән алсуланып чыккан кабартмалар, литрлы банкада яңа сауган сөт. Өй, әйтерсең лә, кызу итеп ягылган мичтән түгел, минем йокыдан уянуны ягымлы елмаеп күзәтеп утыручы коткаручыларымның игелегеннән җылынган иде. "Кызым, тәрәзәгә күз сал әле",- диде йорт хуҗасы. Урамда кояш көлә, кар бөртекләре җем-җем итә, буранның әсәре дә юк. Тукта, ни күрәм! Ишегалдында кулдан ясалган фанер тартмалар уртасындагы чыршы янында биш куян чабыша! Нәкъ әкияттәге кебек инде менә! Шушы гап-гади, эчкерсез кешеләргә булган рәхмәт сүзләрем күз яшьләре булып акты. Киткәндә аларга рәхмәт дип әйтә алдыммы икән, хәтерләмим. Мин тәмле йокыда чакта йорт хуҗасы якындагы урманнан нәни чыршы кисеп кайтып, миңа әнә шундый күңелле мизгелләр бүләк итәргә уйлаган икән. Аларның үз балалары булмаган, ә мине Кыш бабай бүләге итеп кабул иткәннәр. БУ МИНЕМ ТОРМЫШЫМДА ЯҢА ЕЛНЫ ИҢ КҮҢЕЛЛЕ КАРШЫЛАГАН ЯҢА ЕЛ ИДЕ.

    Институтны тәмамлагач, юллама буенча Башкириягә эшкә җибәрделәр, шунда кияүгә чыктым, балалар үстердек, ә тормыш үзагымы белән дәвам итте. Кече Урсакка әти-әниләрем янына без инде машина белән башка юлдан кайтып йөри башладык. Кечкенә станциядәге теге йортны инде әллә кайчан сүткәннәр. Ул кунакчыл йортта Яңа елны каршы алуым әле ун ел элек кенә яңадан исемә төште. Оныгым кайсы елны истә калырлык итеп үткәрүем турында сорагач, келт итеп шул вакыйга исемә килеп төште. Көчле буранда мине коткарып калган абый белән апага соңыннан рәхмәт сүзләре барып әйтә алмавым үкенечкә калды. Аларның инде күптән бу якты дөньяда белән сабуллашкан иде. Вакытында әйтелмәгән рәхмәт- түләнмичә калган бурыч ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: