Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тәпи киткән җирем

    Тәүге аваз салган, тәпи киткән Туган җирем минем Кайбычым! Данлый сине хезмәт сөйгән халкың, Уңган-булган һәрбер ул-кызың. Күп тапкырлар аерып-кушсалар да, Чирек гасыр элек кабат тудың. Бүген менә чын йөзеңне таптың, Ил күгендә синең үз урының. Төзелешләр, яңарышлар чоры Кичерәсең бүген, Кайбычым. Һәр почмагың җәннәт бакчасы күк Оныттыра борчу-сагышны. Бүгенгең...

    Тәүге аваз салган, тәпи киткән
    Туган җирем минем Кайбычым!
    Данлый сине хезмәт сөйгән халкың,
    Уңган-булган һәрбер ул-кызың.
    Күп тапкырлар аерып-кушсалар да,
    Чирек гасыр элек кабат тудың.
    Бүген менә чын йөзеңне таптың,
    Ил күгендә синең үз урының.
    Төзелешләр, яңарышлар чоры
    Кичерәсең бүген, Кайбычым.
    Һәр почмагың җәннәт бакчасы күк
    Оныттыра борчу-сагышны.
    Бүгенгең бик матур, киләчәгең
    Якты, күркәм, тыныч, уң булсын.
    Кулга-кул тотынып тату яшик,
    Туар көнең гел шатлыктан торсын.
    Төпле җитәкчеләр кулында син,
    Шуңа гөрләп бара һәрбер эшең.
    Кояш кебек җирдә мәңге балкы,
    Котлы булсын синең туган көнең!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: