Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Туган көннәре Кайбычныкы белән бер көнне

    19 апрель – тау ягының гүзәл почмагына урнашкан Кайбыч районы-ның туган көне.

     Быел да 28 яшьлек Кайбычның истәлекле көнен зурлап билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм чаралары 20 апрельдә иртәнге сәгать унда туган як музеен тантаналы төстә ачудан башланып китә. Бәйрәм Олы Кайбыч мәдәният йортында кунаклар, авыл җирлекләреннән килгән делегацияләр, авыл халкы катнашында дәвам итә. Анда үзебезнең район үзешчәннәре, “Йолдызлык” фестивалендә катнашан яшь талантлар бәйрәм концерты куя. Кайбычлылар ТАССРның Югары Советы рәисе, ә соңыннан Татарстан Республикасының беренче Президенты булган Минтимер Шәймиев¬ка рәхмәтле. Кайбыч ул кул куйган Указ нигезендә дөнья күрде бит. 

    Кече Подберезье авылында яшәүче гаилә парлары – Нина белән Иван Да-выдовның туган көннәре Кайбыч туган көненә туры килә. Икесе дә бер көнне – 19 апрельдә туган. Йорт хуҗабикәсенә – 80, ә гаилә башлыгына 84 яшь тулды. Кайбыч районының яңадан мөстәкыйльлек алуына чын күңелдән шатлана алар. 
    – Әгәр дә район кайтмаган булса, безнең хәзерге яшәешебез нинди булыр иде икән? – ди Нина Давыдова. – Авылыбыз кечкенә булса да, үз кибетебез, медпункт, китапханә, клуб бар. Үзара салым программасы буенча урамдагы суүткәргечләрне ремонтладылар, бик күпләрнең өенә су кергән, пенсияне дә вакытында китерәләр. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез тыныч. Авылга кадәр юл килгән. Чиркәвебез дә бар. Шулай булгач, безгә тагын ни кирәк!? Тыныч, матур көннәрнең кадерен белеп яшәргә дә, яшәргә. 
    Киң күңеллелек, эчкерсезлек, һәр туган көнгә шатланып яшәү – Давыдо-влар гаиләсен бизи торган матур сыйфатлар. Яшьлекләрендә шәһәргә китү турында уйлап та карамыйча, озак еллар буена колхозда эшләп, туган төбәгебезне үстерүгә зур өлеш керткән алар. Икесенең хезмәт стажын бергә җыйсаң, 90 елга җыела! 
    – Тугызынчы классны тәмамлагач, фермада савымчы булып эшли башлаган идем, пенсиягә кадәр сыерларым яныннан китә алмадым, – ди Нина Петров-на. – Әтием Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалды, әни гади колхозчы иде. Ул вакытта кая¬дыр чыгып китәргә, укыр¬га керергә бер мөмкинлек тә юк иде, бердәнбер юл – ферма. 23 яшемдә Иванга кияүгә чыктым. Бергә яши башла-выбызга да 57 ел вакыт узып киткән инде. Бәхетле яшәдек, иң зур шатлыгы-быз – кызыбыз, ике улыбыз, биш оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз. 
    Давыдовларның тырышлыгы йорт-җирләреннән үк күренә. 
    –Безнең төзелеш алып бармаган елыбыз юк та кебек. Йортыбызны буш урынга салдык, бөтенесен дә үз көчебез белән булдыр¬дык. Быел мунча төзергә җыенабыз әле, – диде гаилә башлыгы, өйләре янындагы бурага төртеп күрсәтеп. 
    – Тормыш иптәшемнән дә уңдым. Бөтен эшне бергә башкаргач, авыр-лыклар сизелми дә ул. Аллага шөкер, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Элек терлекне дә әллә ничә баш асрадык,төзелешләрне дә мал саткан акчага алып бардык. Хәзер картайдык инде, малны да күп тотып булмый, терлек азыгы әзерләү кыенрак, – ди Нина Петровна. 
    Хезмәт елларында тракторчы, комбайнчы, тракторчылар бригадиры булып эшләп, инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән Иван Федоровичны һәркемгә үрнәк итеп куярлык. 
    – Алдынгыларны хөрмәтләгәндә, иңемә “Районның иң яхшы инженеры” ди-гән сүзләр язылган ал тасма да салганнар иде, – дип искә төшерә ул эшләгән елларын. – Минем Хезмәт Кызыл Байрагы орденым, “Фидакарь хезмәте өчен” дигән медалем дә бар. 
    Кавышу тарихы турында да сөйләде алар. Иван үзе Германиядә Нинаның абыйсы белән бергә хезмәт иткән. Солдат киеменнән кайтып төшкән егеткә күп¬ләрнең күзе төшкәндер ул вакытта. 
    – Мин гади бер савымчы идем, – ди Нина Петровна. – Без аның белән Ка-занга ит сатарга киттек. Егет кулында чемодан. Ә миңа кая инде чемодан, са-рык итен капчык¬ка тутырдым да, иңсәмә астым. Вокзалда халык күп. Иван-ны поездга керттеләр, ә мине, зур капчыклы булгангадыр инде, кире этәләр. Шунда Иван борылды да, тимәгез, ул минем хатыным, димәсенме.Әнә шулай якыннан аралашып киттек аның белән. 
    Балачаклары да охшаш аларның. Иван Федоровичның да әтисе Бөек Ватан сугышында Сталинградта һәлак булган. Ачлы-тук¬лы яшәсәләр дә, матур тормышка өметләрен беркай¬чан да югалтмаганнар. Нина Петровна авылда-гы чиркәүне яңадан торгызуга да үз өлешен керткән, бу мәсьәлә буенча Ка-занга да берничә тапкыр барган. Чиркәүгә йөрүчеләр булуына шатлана. Авыл халкы рухани Алексей Колесниковтан бик канәгать ди алар. 
    Давыдовлар кебек эшсөярләре белән данлыклы ул Кайбыч ягы. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: