Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Туганайлар” газетасы Олы Тәрбиттән дәвачы әби турында яза

    Олы Тәрбитнең сихәтчесе Лиза әби чыккан буыннарны үз урынына кертә, баш авыртуларын дәвалый, балаларның елауларын туктата, куркулык та сала. Шулай ук үләннәрнең файдасы турында да күп белә.

    Июль башында Кайбыч районына командировкага баргач Лиза әби Кошкина янына кереп хәлләрен белешеп чыкмый булдыра алмадык. Лиза әби турында без газетабызда бер язган да идек.
     Күпме кешегә дәвасы тигән Лиза әби үзе дә каты гына авырып алган икән әле. Инде терелеп киләм, каты йөткердем, ди. Ютәлен үлән чәйләре эчеп дәвалаганын әйтте. “Җүкә чәчәк аткан вакыт бит. Бик каты аткан быел. Чәчәген җыярга вакыт. Төнәтеп эчсәң эч катканга, йөрәккә файдалы ул”, –дип киңәшен дә бирде.
    Лиза әбигә ярдәм сорап килүчеләр тукталмый икән. Безнең алдан гына Яшел Үзәннән килгәннәрне озатып кергән булган. Аңа кадәр иртәнге якта Тукай районыннан килеп киткәннәр. “Пенсиягә җибәрмиләр әле мине, эшләтәләр (көлә). Инде апрельдә 89 яшемне тутырдым. Бер көн укол кадатырга дип медпунктка барган идем, аннан да табып килеп алдылар”, –ди Лиза әби үзенең кирәклегенә эчке бер сөенү катыш горурлану белән.
    Дәвалану өчен үләннәрне Лиза әби урман аланыннан җыя торган булган. “Питрауда кырык та бер төрле үлән җыя идем, кайнатып эчәргә. Урманга бер-ике ел бармаган инде. Питрау көнне яңа җиләк ашарга була. Кыярың өлгерсә – кыяр ашарга. Казанскийда яңа бәрәңге чыгарып ашыйбыз. Кыярларны, бәрәңгеләрне чиркәүгә барып аруландырабыз”, – ди ул.
    Питрауда – уенда җыр­ларга дип җырлар да яздырып алганнар үзеннән. “Рекрут җырларын да яздыр­дым әле – өйрәнсеннәр”. Киләсе буыннарга өйрәтеп калдырырга иде, дип борчыла ул. Безгә дә солдат озату җырларыннан берничәне җырлап күрсәтте.
    “Агыйделкәй дулкын, суы салкын,
    Салкын суда ничек йөзәрсең?
    Кычкыра ла кәккүк, сайрый былбыл.
    Шул вакытта ничек түзәрсең?
    Ишектән дә чыктым, мин таелдым.
    Әти белән әнидән лә аерылдым.
    Капкадан да чыктым, мин таелдым.
    Туганнардан инде лә аерылдым.
    Армиягә китүчеләр артыннан табырҗыл китмәле (тагын бер елдан соң китәсе) солдатлар менә шушы җыр­ларны җырлап озатып калалар иде инде. Җылашып кала торган идек”, – дип элеккеләрне искә алды Лиза әби.
    Солдат озатуларга кушып бу якларда элек кыз урлау йоласы да киң таралган булуын искә төшереп сөйләп алды. Лиза әбинең үзен дә яшь чагында кияүгә урлап алганнар икән. “Җаратасыңмы-җукмы – урлыйлар иде. Урлыйлар да, аннан “кыз җылаталар”, шундый җола бар иде. Мартта 22 яшемне тутырдым, апрельдә урладылар. Молотовта алты ай урман кисеп кайттым. Бер генә урамга уенга чыктым – шунда күреп алды, качып котыла алмадым. Ирем Иван белән 20 ел яшәдек. Җиде бала: биш кыз, ике ул үстердек. Оныкларым, правнукларым 28гә җитте”.
    Сервант ишегенә ябыштырылган, газетабыз чыгарган 2019 елгы дини календарьны күреп алып, газетаны алдыру-алдырмаулары белән кызыксынам.
    “Туганайлар”ны беренче көненнән алып яратып укыйм. Иман битләрен барысын да кисеп алып җыям. Кат-кат укыйм. Үзебезчә бит, үзебезнең җоланы тотабыз инде”, –ди Лиза әби.
    Өй болдырына чыгып, хәерле юллар, исәнлек теләп озатып калды. Син дә исән-сау бул, Лиза әби. Синең кебек үткәннәр белән киләчәк буын арасына күпер салучы ак әбиләр безгә бик кирәк.

    Евдокия Иванова, («Туганайлар» газетасыннан) 16+

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: