Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү дәвам итә

    Район үзәк сырхауханәсендә ремонт эшләре быел да дәвам итә.

    Узган ел үзәк сырхауханәнең бала тудыру бүлеген ремонтлауга 9714,3 мең сум акча бүлеп бирелгән.

    Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасын яңарту кысаларында 2012 елда кабул итү бүлеген капиталь ремонтлауга 5500,0 мең сум акча биреләчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы район үзәк сырхауханәсен "Уңайлы мохит" программасы проектына кертте. Бу проект кысаларында сырхауханәдә инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру каралган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: