Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Укучылар районның туган көнен спорт ярышлары белән үткәрде

    Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы уңаеннан районда төрле чаралары узды. 19 апрель көнне мәктәп укучылары бәйрәмне спорт ярышлары белән уздырып җибәрде.

    Укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында үткән җиңел атлетика ярышын район көненә багышлап үткәрделәр.13-14 яшьлек укучылар арасында Олы Кайбыч мәктәбе командасы беренче урынга чыкты. Иске Тәрбит мәктәбе - икенче, Олы Подберезье укучылары - өченче урында. Ә 15-16 яшьлек укучыларны үз эченә алган командалар арасында Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Чүти мәктәпләре җиңүче дип танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: