Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Укытучыларга бирелүче Грантка Кайбычта дүрт укытучы дәгъва итә

    "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты нигезендә укытучыларга бирелүче грантка быел районыбыздан дүрт укытучы дәгъва кыла.

    Бу атнаның дүшәмбесендә әлеге укытучылар, киң җәмәгатьчелек катнашында гамәви тыңлаулар узды. Анда грантка дәгъвалаучылар - Иске Тәрбит мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева, Мәлки мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Горшкова, Олы Кайбыч мәктәбенең тарих укытучысы Альбина Хәйруллина, Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин педагогик эшчәнлекләре турында сөйләде. Грант югары педагогик осталык һәм мәгарифкә керткән өлеш өчен бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: