Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Укытучы булу — зур бәхет», — ди 34 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирүче Кошман мәктәбе укытучысы

Мин аның белән күптән очрашып, сөйләшергә йөри идем.

Ата-аналардан да күпләп мактау сүзләре ишетәм. Һаман да җай чыкмады. Ике баласын ияртеп, көн дә безнең яннан үтеп, мәктәпкә ашыгучы укытучы ханым күпләрдән аерылып та тормый, югыйсә. Шулай да, балаларын кадерләп кочып кына барулары, кызының нәкъ безнеңчә матур итеп ике якка үрелгән чәч толымнары җәлеп иттеме, аңламыйм. Без дә элек шулай чәчне кисмичә, үстереп, толым итеп үреп мәктәпкә бара идек бит. 

Динә Вилданова Олы Урсак авылында туып-үсә. Аның укытучы һөнәрен сайлаячагы кечкенәдән билгеле була. Тирә-күрше кызларын, үзе белән бергә уйнап йөргән балаларны өенә җыеп кертеп утырта да әтисе — балта остасы Рәшит абый мастерскоена кереп, акбур алып чыга һәм ялтырап торган кием-салым шкафы ишегенә язып уйный. Әйтерсең, ул — укытучы, ә янында утыручылар — укучылар. Өстәвенә, исемен дә ул елларда укытучы булып эшләгән чая, уңган укытучы кыз Динә белән бәйләп куйганнар. 

Еллар сизелми дә үтә тора. Сигезенче классны яхшы билгеләренә генә тәмамлауга, Динә Казан педагогия көллиятенә укырга юнәлә. Күптәнге хыялы тормышка аша, ул студент була. 

Укытучыга диплом иясе булу гына җитми бит әле, балаларны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итә дә белергә кирәк. Ә Динәдә ул сыйфатлар җитәрлек. Менә 34 ел дәвамында ул, кар дими, пычрак дими, башлангыч класс укучыларына белем-тәрбия бирүдә армый-талмый эшли. 

Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылында башласа, тора-бара Кошман авылы егете Илдар белән гаилә корып, шушы авыл килене була. Монда да укытучы булып эшләвен дәвам итә. Вилдановлар ике бала — бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Динар — алтынчы, Ильвина дүртенче классны тәмамлаган. Динар гел бишле билгеләренә генә укый, спорт белән шөгыльләнә. Динә быел башлангыч класстан унике укучы озаткан. Яңа уку елында унбер баланы кабул итәчәк. 

Динә төп нигезгә килен булып килеп биш ел үтүгә, өр- яңа өй җиткереп башка чыгалар. Тирә-юньгә ямь биреп, гөлләр эчендә утыручы ике катлы бу җылы ояга сокланып туймаслык. Гаилә учагының гөрләп торуы әллә кайдан күренеп тора. Һәр нәрсә үз урынында, бар да җитеш. Уңган хуҗабикә кулы тигән һәр нәрсә җанлана, чәчәк ата. Нәкъ әкияттәге кебек. 

Динә белән әңгәмәбезне мәктәп еллары, укытучылар, коллектив турында сораштырудан башлап җибәрдек. 

— Аллага шөкер, коллективыбыз бик тату, бердәм, кыенлык туса, бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз, уңышларыбызга шатланабыз. Хәзер әти-әниләр бик укымышлы, үзләре үк мәктәп программасын яттан беләләр. Гомумән, начар укучылар да юк, әти-әниләр балаларына гел ярдәм итеп торалар. Анысы безнең өчен зур плюс, — диде ул.

Динә Вилданова яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына һәм район башлыгының Рәхмәт хатларына ия була. Ата-аналар тарафыннан бирелгән рәхмәт хаты да аның бала җанлы олы педагог булуы хакында сөйли. 

«Язгы ташуда туган,  яз алып та китте»

Күптән түгел, яз көне Динә сөекле әнисен югалткан. «Еламаган көнем юк, истән чыкмый. Язда туды, шул ук ел фасылында, 77 яшендә безне ташлап китеп тә барды, — диде ул. — Әтием әнидән 12 яшькә олы. Быел 89 яшен тутыра. Колагы ишетә, күзе күрә, үз акылында, Аллага шөкер. Ләкин әни юк, үзе генә калды.

Парлы гомер киселде, өзелде. Әти-әни тигезлектә 56 ел бергә яшәде. 

Без еш барырга тырышабыз. Бакчаларын да утырттык. Гомер буе умарта тоттылар, әле хәзер дә биш оя бал кортлары бар. Ялгыз кыен инде, әлбәттә. Бик эче пошканда, әти кулына баянын ала, уйнап юана. Татар халык көйләрен оста уйный. 

Әни үлгәч тә елый-елый шигырьләр яза башладым. Әле күптән түгел генә шундый юллар искә төште.
Тәрәз төбендәге гөлләрең, әни,
Сине юксынып чәчәк аталар.
Сулар сибәр кешебез юк бит, диеп,
Нәкъ авырткан җиргә басалар.

Без гаиләдә өч бала үстек. Югалтулар булды инде. Олы абыем коронавирустан вафат булды. Ике баласы калды. Энем авылда төпләнеп яши, гаиләсе белән балалар үстерәләр. Әтинең хәлен белеп торалар, аңа сөенәм. Безнең әти ягыннан нәселебез үзенчәлекле, җырлы-моңлы. Әтинең әнисе Сидыкыйсафа бик матур җырлый торган булган. Аны, махсус сорап, кат-кат җырлатканнар. 

Әтинең бертуган апасы Мәскәү шәһәрендә яшәде. Рәхилә Биктаһирова ел саен уздырылучы «Туган як моңнары» дип исемләнгән татар җыры фестивалендә катнашып, зур бүләкләр — призлар ала иде. 

«Туган як моңнары» фестивале хакында Мәскәү газеталары болай бәян иткән: «Туган як моңнары» дип аталган татар җыр фестивале Мәскәү шәһәрендә ел саен үтә. Аны Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте һәм татар мәдәният-агарту үзәге оештыра. 

Монда Мәскәү өлкәсеннән генә түгел, Татарстан, Башкортстан Республикалары, Пенза өлкәсе, Түбән Новгород, хәтта ерак Ханты-Мансийск шәһәреннән дә башкаручылар катнашты. Фестивальнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов әйткәнчә, төрле төбәкләрдән җырчылар килүе бу чараның әһәмиятен арттыра, яңгырашын баета. «Туган як моңнары» — уртак җыр бәйрәме. Монда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк. Шулай да жюри фестивальдә катнашучыларның берсен билгеләп үтми булдыра алмаган. Җырчы Рәхилә Биктаһирова бик күп еллар элек Апас якларыннан килгән. Гаилә корган, тормыш иптәше Рәшит Ишкулов белән ике бала — бер ул, бер кыз үстергәннәр. Олы яшьтә булса да, сәхнәдән аерылуны күз алдына да китерә алмый. «Аның идән тактасы магнит кебек тартып тора», — дип көлә Рәхилә апа. 

Рәхилә Биктаһирова исеме Мәскәү татарларына яхшы таныш. Күптән түгел Отрадноеда аның үз концертлары да узды. Тыңлаучылар аның мәшһүр Зифа Басыйрованыкына хас матур тавышына сокланып туя алмый. Фестивальдә Рәхилә Биктаһирова халык җырларын оста башкаручы исеменә лаек булды һәм тамашачылар призы белән бүләкләнде".

— Менә шундый горурланырлык апабыз бар иде безнең, бер ел элек бакыйлыкка күчте. Ул безнең өчен дә, гомумән, районыбыз өчен дә өлге булып тора, — дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

Кемнәр генә чыкмаган безнең Кайбыч җиреннән. Бай тарихлы туган ягыбызның данын күтәрүче җанлы тарих булган, хәтерләрдә калырлык булып яшәгән райондашларыбыз байтак икән безнең. Төбәгебездән чыккан һәм, ерак җирләрдә яшәп, энҗе бөртегедәй ялтыраган якташларым белән горурлану хисләре кичердем. 

Очрашуыбыз ахырында Динә ханым районда яшәп, хезмәт җимешләре белән шатландыручы укытучыларга җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, имин уздыруларын һәм гаилә бәхете теләде. 

Зөһрә Фәизова, 
Кошман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев