Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ульянково мәдәният йортында капиталь ремонт бара

    Ульянково авылындагы мәдәният йортында бүгенге көндә тулы куәтенә капиталь ремонт бара. Төзүчеләр эшне комплекслы алып бара: бинаның эчке, тышкы ягында да, икенче катында да эш гөрли. Аларга төзелеш эшләрен 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куелган.

    Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова әйтеп узганча, 1960 елда төзелгән бу бинага ремонт күптән кирәк булган инде.

    - 2007 елда аның түбәсен алыштырганнар, косметик ремонт үткәргәннәр. Әмма шул елдан бирле тамашачылар залы бикле торды, чөнки җылылык системасы эшләмәде, уты юк, зал авария хәлендә иде. Шуңа да бәйрәмнәрне коридорда гына үткәрергә туры килде, ә авыл җыеннары мәктәптә уза иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән безне республика Президенты программасына керттеләр. Ремонтка шактый зур сумма каралган. Авыл халкы яңартылган мәдәният йорты ачылуны зур түземсезлек белән көтә. Үзебезнең җирлектәге «Рябинушка» фольклор ансамбленә дә чыгыш ясарга урын юк иде бит, - диде ул.

    Фәридә Сундурова белән ремонт барган бүлмәләрне дә карап йөрдек. Без килгәндә биредә дүрт бригада эшли иде. Урмайдан Фәнис Диканашев җитәкчелегендәге бригада егетләре мәдәният йортын тышлый, Кошманнан Фәнис Садриев бригадасы икенче катта, ә Багайдан Владимир Жирков кул астында эшләүчеләр беренче катта, Чүтидән Альфред Шурбин егетләре тамашачылар залында эшли.

    - Бу мәдәният йорты халык өчен бик кирәкле урын. Чөнки ике катлы әлеге бинада почта, саклык банкы, китапханә, ветераннар өчен аерым бүлмә, полициянең участок уполномоченные бүлмәсе, авыл җирлеге эшләячәк, - диде Фәридә ханым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: