Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ульянково, Надеждино, Багай якларында эшләүче авыл хезмәтчәннәренең слеты узды

    Ульянково, Надеждино, Багай якларында эшләүче авыл хезмәтчәннәренең слетында узган елга йомгак ясадылар, бу елга бурычлар билгеләделәр.

    Алдынгылар слетына бераз гына соңлабрак килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тоткарлану сәбәбе җитди булып чыкты: хезмәт хакын түләттерү буенча Казаннан сөйләшүдән кайтып килеше икән.
    - Әлеге җәмгыять 2015 елга куйган барлык планнарын да үтәп чыкты. Бүген биредә утыручы хезмәт алдынгылары, гомумән, барлык хезмәтчәннәрнең намусы тырыш хезмәте белән ирешелде бу уңышларга. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы Альберт Илгизәрович. - Хезмәт хакларын вакытында түләү буенча тоткарлыклар булуы барыбызны да борчый. Бу мәсьәлә җитәкчелекнең ныклы контролендә тора. Бүген слетка бераз соңлабрак килүемнең сәбәбе дә Казанда шул мәсьәләне хәл итеп йөрүебездә. "Ак Барс" холдингы генераль директоры Иван Егоров белән бу хакта җитди сөйләшү булды, холдингны оештыру тарихы, аңа безнең хуҗалык­ларның нинди бурычлар белән кушылуын да искә алдык. Кайбычта хезмәт сөючән халык яшәве, менә дигән белгечләр, җитәкчеләр эшләве хакында да сөйләшү булды. Кайбычның 25 еллык юбилее алдыннан авыл халкына хезмәт хакы буенча бурычларны түләү- иң зур максатыбыз. Әлеге сөйләшүнең нәтиҗәсе уңай булачак дип уйлыйм.
    Авыл хезмәтчәннәре ничек кенә авыр булмасын, бер нинди финанс кризиска да карамыйча, һәр иртә эшкә килә, продукция җитештерә. Акча түләмиләр дип, бер генә ферманың да эштән туктаганы, иген кырларының игелмичә калганы юк. "Ак Барс" холдингы генераль директорының агросәнәгать буенча киңәшчесе Рафаэль Әбүзәров юкка гына терлекче-механизаторларны "безнең алтын фондыбыз" дип атамады. Механизаторлар Александр Никитин, Андрей Решеткин, Владимир Парунов, Сергей Решеткин, Юрий Бладцев, Илгиз Ибраһимов, Владимир Панин, Руслан Сундуров, комбайнчылар Вячеслав Туртыгин, Валерий Савельев, Альберт Шакиров кебек җир кадерен белеп эшләүчеләр күп монда. Ел дәвамында Надежда Зарницына - 193 тонна, Тамара Шулаева -183, Мөршидә Гадиева 176 тонна сөт сауган. Светлана Гагаева, Наталья Афонина, Ирина Морозова, Татьяна Бухтулова, Надежда Рыжова, Юрий Давыдовлар да 150 тоннадан күбрәк сөт сауган! Кайбыч ягының авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә үзеннән саллы өлеш кертүче җитәкчеләре Рифкать Басыйров чыгышыннан күренгәнчә, ундүрт авылны берләштерүче җәмгыятьтә былтыр гомуми керем 350 миллион сум булган, сатудан кергән керем суммасы - 8 миллион 600 мең сум. Биредә айлык хезмәт хакы түләү фонды гына да 6 миллион сум. Бу елда да максатлары - җитештерүне арттыру.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: