Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ульяновода чәйне тәмле судан эчәләр

    Ульянково авыл җирлегендә халыкны чиста су белән тәэмин итү проблемасын үзара салым акчасына хәл иттеләр. Биредә хәзерге вакытта дүрт су башнясы һәм бер артезиан коесы эшли.

    Үзәктән чиста су белән тәэмин итү - халык өчен бик уңайлы, әлбәттә, ләкин, сирәк булса да, башняга су тутыру өчен ут булмый, яисә башка техник сәбәпләр килеп чыга. Мондый очракларда бердәнбер су чыганагы булып чишмәләр һәм коелар кала. Шуларның барысын да исәпкә алып, халык соравы буенча, Ульянково һәм Корноухово авылларында үзара салым акчасына иске, җимерелгән коеларны ремонтлаганнар. Ремонт эшләрендә әлеге авылларда яшәүче халык та ярдәмгә килгән. Күмәк көч таулар күчерә, диләр бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: