Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Узган ел Кайбыч районында 64 кеше яман шеш чире белән исәпкә алынган

    Яман шеш авыруларына каршы җитди көрәш алып барылса да, кызганычка каршы, аны җиңә алмыйбыз әле. Бүгенге көндә республикабызда яшәүче һәр 45нче кешедә яман шеш табылган.

    Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин билгеләп узганча, онкологиягә каршы төрле профилактик чаралар үткәрелә. Авыручылар исәбе арта барса да, хәзер яман шеш табылган кешеләр озаграк яши башлады. Ракның башлангыч стадия­ләрдә ачыклануы да уңай күренеш. Узган ел безнең Кайбыч районында 64 кеше исәпкә алынды, шул исәптән, 38 кешедә авыру башлангыч стадиядә ачыкланды. Диспансеризация ярдәмендә 10 кешедә шушы авыруны таптык. Чир иртәрәк ачыкланса, кешенең гомерен саклап калу ихтималы арта. Башлангыч стадиядәге рак белән авыручыларның 90 проценты бүгенге көндә тулысынча дәвалана. Онкологик чирләр арасында безнең районда киң таралганнары - тире яман шеше, мәни бизе (предстательная железа), күкрәк бизе шеше,үпкә шеше, юан эчәк рагы.
    Яман шешнең барлыкка килү сәбәпләре күптән билгеле инде. Беренче чиратта бу, әлбәттә, стресслар, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне кирәгенән артык куллану, физик активлык булмау, һаваның һәм экологиянең пычрануы, дөрес тукланмау, яшелчә һәм җиләк-җимешне аз күләмдә ашау һәм башка сәбәпләр. Авыруның 30 проценты шуннан барлыкка килә. Икенче урында һөнәри авырулар тора. Зарарлы хезмәт шартлары - кайнар цехларда эшләү, зарарлы матдәләр куллану да яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Аннары яман шеш тудырыр­га мөмкин авырулар бар. Гастрит, бөердәге ташлар, колитлар киләчәктә онкологиягә китерергә мөмкин. Онкология белән нигездә элеккечә 60-65 яшьтән узган кешеләр авырый дип уйлыйлар. 45-50 яшьтән башлап даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшеренүләрне вакытында узарга кирәк.Ир-егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСАга (простата-специфический антиген) кан анализы бирер­гә киңәш ителә.
    Хатын-кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, вакытында диспансеризация үтәргә тиеш. Һәркем елга бер тапкыр эчке органнарга УЗИ тикшеренүе, флюорография үтәргә тиеш. Диспансеризация яман шеш авыруын гына түгел, ракка сәбәпче булырга мөмкин авыруларны да ачыкларга ярдәм итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: