Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Валерий Кандилов кайбычлыларга медаль тапшырды

    Узган елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәрелде. Әлеге кампания кысаларында Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында бәйге игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча Кайбыч республика районнары арасында өченче урынны яулады.

    Шул уңайдан районда авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдә зур хезмәт куючылар Россия Федерациясе Дәүләт статистика хезмәтенең ведомство билгесе - медаль белән бүләкләнделәр. Олы Кайбыч авыл җирлегенең отчет җыелышында Федераль статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов әлеге медальне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм район дәүләт статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Фәрдия Җамалетдиновага тантаналы төстә тапшырды. Әлеге медаль белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Олы Подберезье авыл җирлеге скеретаре Юлия Пыгина, район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева, Чүти авыл җирлеге секретаре Светлана Тараканова, Борындык авыл җирлеге секретаре Рамилә Җамалиева, Ябалак авыл җирлеге секретаре Чулпан Камалиева, район статистика бүлеге хезмәткәре Лилия Закирова да бүләкләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: