Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ватаным Татарстан” Кайбыч районы ветераны турында яза

    Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылына баргач, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан каймасы төзелешендә катнашкан Зиннәтулла Заһидуллин белән танышып чыктык. Аллаһы Тәгалә Зиннәтулла бабайга озын гомер насыйп иткән. Августта 99 яшь тулачак икән үзенә. Кышны Яшел Үзәндә, балалары янында чыкса, гомер буе торган нигезен сагынып, җәен туган авылына кайта.

    – Монда рәхәтрәк. Һавасы да, халкы да әйбәт. Шәһәр халкы да элек ачык иде. Хәзер бер-берең бе¬лән аралашу бетте. Терәлешеп торган күршеләр дә, туганнар да бер-берсенең хәлен белешми. Хәтта ир белән хатын бергә эс-кәмиядә утырса да, сөйләшмиләр. Авылда капка төбенә чыгып утырырга яратам. Үткән кеше: “Бабай, нихәл?” – дип сәлам биреп китә. Шуннан да күңел була инде, – дип күңелен бушатып алды ул танышу белән үк. 
    Үзе генә торса да, карап-тәр¬бияләп, күз-колак булучы якыннары күрше йортта гына яши икән. 
    – “Безгә генә кереп яшисеңме әллә?” – дип гел әйтәбез үзенә. Юк, тыңламый. Гомер иткән йортында яшәр өчен дип кайта бит инде ул. Ялгызына бик җиңел булмаса да, безгә кереп торасы килми, – ди бабайның туганы Фәридә апа. 
    99 яшен тутырса да, хәтере сөб¬ханалла әле
     
    Зиннәтулла бабайның. Колакка катырак булса да, бөтен вакыйгаларны, вакытларны бик төгәл итеп сөйли. Сугышка алынганын да, аннан, яраланып, туган якларына кайтып егылга-нын да тәфсилләп тасвирлады. Фронттан кайткач, төрле эшләрдә эшләгән. 
    Зиннәтулла бабай – Казан каймасы төзелешендә дә катнашкан кеше. Тарих-тан билгеле булганча, 1941 елның 25 октябрендә, Оборона комитеты карары нигезендә, Казанны әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер “нокта”га туплау башлана. Бу план тарихка “Казан каймасы” дип кереп кала. Халыкта бу “окоп казу фаҗигаләре”, “окоп казу сере”, “окоп еллары” булып күңел¬ләргә уелган. Казан каймасының чикләре Мари, Чуашстан республи¬каларыннан башланып, Татарстан аша уза. Халык таңнан алып төнгә ка¬дәр дошман килү юнәлешендә бер¬сеннән-берсе бик ерак булмаган окоп-ячейкалар, пехотага каршы кеше биеклегендә булган окоп¬лар, танкка каршы зур чокырлар ка-зый. Алар¬ның тирәнлеге – 1,5 метр, киңлеге 4-5 метр була. Дошман киләсе якны – сөзәк, икенче ягын текә итеп эшлиләр. Ә тау өстендә – дотлар, дзот-лар, алар, имән бүрәнәләрдән буралып, җир¬гә күмеп ясала. Ул землянка сы-ман ныгытма була. Фашистлар Мәс¬кәү тирәсендә тар-мар ителүгә, фронтларда хәлнең берник¬а¬дәр яхшыруына карамастан, Казанны сак¬лау ко-рылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 фев¬раленә кадәр тукталмый. Төзе-леш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 ел¬ның март урталарында гына кайта. 
    Иделаръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казанның югары, махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Та-рихта тиңе булмаган эш башлана. Окоп казучылар 400–500 кеше бер колоннага берләшә. Нигездә эш Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Спас районнары территориясендә бара. 
    Язма героебыз Казан каймасын төзегән вакытта авыл советы рәисе булып эшли. 
    – Мине, 21 яшьлек егетне, авыл рәисе итеп куйдылар. Окоп казу турындагы хәбәр килеп ирешүгә, мәктәптә штаб оештырдылар. Авылга Казаннан, рай-оннардан бер¬тук¬таусыз халык агылды. Көненә икешәр йөз кеше килә. Бары-сын да окоп казырга җибәргәннәр. Минем бурыч аларны фатирга урнашты-ру иде. Урам буенча йөреп, һәр өйдә күпме кеше яшәвенә карап, капкалары-на саннар сугып чыктым. Биш дип язылган икән, анда биш кеше керергә тиеш була. Авыл халкы, ничек кенә авыр булмасын, каршы килми. Каршы ки-лергә дә куркыныч, приказ бар. Клубка да, китапханәгә дә керттек. Күбесен күрше авылларга озатып-таратып бетердек. Килүчеләр арасында Гадел Ку-туй, Гомәр Бәширов та бар иде, тагын ике язучы барлыгы истә калган. Мин аларны фәкыйрь генә йортка урнаштырдым. Сукыр лампа кертеп бирдем. Шуннан соң Гадел Кутуй “Сукыр лампа” дигән шигырен язган. Окоп ка-зучылар өчен пекарня ачылды, эш кораллары кайтардылар, табиб¬лар ките-релде, авырып китүче¬ләрне кире өйләренә озаттылар. Кич белән өйдә ут ян-дырырга ярамый иде. Төнлә, чират торып, урамнарны сакладык. Уты булган кешеләргә кисәтү ясала иде, – дип ха¬тирәләрен уртаклаша Зиннәтулла бабай. 
    Алар хатыны белән бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары, оныклары да тормышта үз куышларын булдырып, яхшы урыннарда эшлиләр. Олысы Америкада яши. Тик ата кешегә сугыш афәтләрен генә түгел, ике баласының үлемен дә күрергә язган икән. 15 ел элек тормыш иткән хатыны да үлеп киткән. 
    – Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Яшьтән үк җәяү йөрергә яраттым. Аннан соң һәр нәрсәне тәртип, җай белән эшләдем. Кабаланмый идем. Тормыш ничек барса да бара ул. Минеке шулай акрын гына барды. Менә шушы яшемә җиткәнемә бик сөенәм. Зарланмыйм. Әби генә нык сагындыра менә. Көн дә искә төшә. Тагын күпме гомер калганын бер Алла гына белә, – дип озатып калды ул безне. 

    Зөһрә САДЫЙКОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: