Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт профилактик чаралар үткәрергә тәкъдим итә

    Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, быел Россиядә дуңгызлар арасындагы Африка чумасының 70 очрагы теркәлгән. Шуның 40ы шәхси хуҗалыкларда асралучы дуңгызларда, 30ы кабан дуңгызлары арасында күзәтелгән.

    Россия Федерациясенең 14 төбәгендә: Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск, Ярослав өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Кабардино-Балкария республикасында дуңгызларда Африка чумасы теркәлүе билгеле. Әлеге төбәкләр арасында Татарстанга якын булганы да бар, шуңа да Россельхознадзорның республикадагы идарәсе шәхси хуҗалыкларда һәм авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә дуңгыз асраучыларны сак булырга, бу авыруга каршы профилактик чараларны вакытында үткәрергә киңәш итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: