Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Волейбол ярышлары дәвам итә

    Узган атнаның шимбәсендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар командалары арасында район чемпионатының өченче туры узды. Әлеге турнир Кайбыч районының мөстәкыйльлек алуына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

    Бу ярышта башкарма комитет һәм муниципаль район Советы, Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге, "Миләшкәй" балалар бакчасы, мәдәният бүлеге һәм Олы Подберезье авыл җирлеге командалары волейбол уйнау осталыкларын күрсәтте. Ярыш башланыр алдыннан "Миләшкәй"гә йөрүче балалар матур бию күрсәтеп, аларны җиңүгә рухландырды. Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов әйтеп узганча, чемпионатта барлыгы 11 команда катнаша, җиңүчеләр апрель аенда билгеле булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: