Яңа бәйге: газизләребезгә булган рәхмәт хисләрен “Кайбыч таңнары” газетасы аша белдерик

Тормыш-көнкүрешебезнең ничек үзгәрүен күр?! Рәхәткә чыгуыбызга әле без - 60-70нче елларда туганнар шакката.
Суны ташыйсы, чыгарып түгәсе юк, кайнары да салкыны да краннан килә, керне, кайсын ничек кирәк итеп - автомат юа, өйләребезне газ җылыта, тузан суырткычларның ниндие генә юк - тузанны гына суыртып калмый, кирәксә, юа да. Ашарга пешерүне инде әйткән дә юк: плитә янында җырлап кына торырлык, кичтән бөтен нәрсәсен салып, кнопкага басып җибәрсәң, иртән торган төшкә мультиварка хуш исле ризыкны пешереп куйган була. Иртән гаилә торганчы утын ягып өйне җылыткан, күмер салып, җиз самовар кайнаткан, мич алдындагы казанда аш пешергән, куллары суелып чыкканчы ышкып юган керләрен кыш уртасында бәкегә алып барып чайкаган, фермаларда кул белән унбишәр сыер сауган, сукыр лампа астында төн йокламый җеп эрләп, оекбаш-бияләйләр бәйләгән әбиләребез, хәзерге тормышның рәхәтлекләрен күрсә, ни диеп әйтер иде икән?! Шундый шартларда менә дигән итеп, балалар тәрбияләп үстергән әбиләребезгә әниләребезгә, уйлап карасаң, һәйкәл куярлык бит. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, без бу теманы юкка гына кузгатмадык. Ноябрьнең 25ендә тагын бер иң якты бәйрәмне - Аналар көнен билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан тагын бер бәйге игълан итәбез. Аны "Әниемнең җылы кочагы" дип атадык. Бу уңайдан әниләр, әбиләр турында фотографияләр белән бергә матур эчтәлекле язмалар кабул итәбез. Әйдәгез әле, кадерле укучыларыбыз, якты дөнья бүләк иткән, кадерләп үстергән, инде үзебез әти-әни булсак та, гомер буе балам дип җан атып торган газиз кешеләребезгә булган эчкерсез хисләребезне газета аша белдерик.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?3200
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.30000
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28700
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.30200
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.32300
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14200
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50200
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.29800
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9300
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22300
-
31 март 2021 - 09:25Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.16400
-
29 март 2021 - 11:20Кайбычлылар, хәрби хезмәт буенча сорауларыгыз бармы? Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачыла.16700
-
27 март 2021 - 15:58Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды Без кемнәр? Тамырларыбызда кайсы кавем-ыру каны ага?28200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.14000
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика