Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Яңа юл” хуҗалыгы уракка кереште

    Районыбызның "Яңа юл" хуҗалыгы язгы кыр эшләрен дә беренчеләрдән булып төгәлләгән иде, 2016 елгы уракка да беренче булып кереште.

    -Әлеге 110 гектар мәйданны биләгән кырда "Московская-39" көзге бодае игелгән. Күреп торасыз, башаклары тулы, өлгереп җиткән. Шуңа бүген хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин белән киңәшеп, бу культураны урып-җыюга керештек. Тәҗрибәле комбайнчы Хәмзә Юнысов "Акрос" комбайны белән көзге бодайны ура башлады. Һәр гектардан 35 гектар уңыш чыга. "КамАЗ" автомобилендә Фәһим Халиков бөртекләрне ындыр табагына ташып тора. Быелгы уракта 270 гектарда уҗым культуралары, 450 гектар сабан бодае, 215 гектарда арпа, 70 гектарда борчак, 30 гектарда солы урып-җыясы бар, - диде хуҗалыкның баш агрономы Финар Насыйров.
    Бу хакта тулыракгазетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: