Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Яңа юл” хуҗалыгыннан Фирая Бикбова беренче унлыкта.

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча республикадагы иң алдынгы савымчыларны ачыкладылар.

    Алар арасында «Яңа юл» хуҗалыгыннан Фирая Бикбова да бар. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, савымчылар җитештергән продукция күләме исәпкә алынган. Татарстанда җиде ай эчендә барлыгы 669,5 мең тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан сөт саву күләме 3000 килограмм тәшкил итә. Шүширмәнең алдынгы савымчысы Фирая Бикбова 213 көн эчендә бер сыердан 4,3-5 тонна сөт савучылар сафында һәм ул республиканың иң алдынгы ун савымчысы арасына кергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: