Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышы булды

    Унсигез ел элек оешкан "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы үз эшчәнлеген мөстәкыйль алып баручы хуҗалыкларның берсе. Узган атнада әлеге хуҗалыкның 2015 елдагы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышы булды.

    Җитәкчеләре Рамил Тимершин чыгышыннан күренгәнчә, былтыр 1015 гектар җирдән 23489 центнер уңыш алганнар, 1 гектардан уңдырышлылык 23, 1 центнер тәшкил иткән. Барлыгы 9 миллион 898 мең сумлык икмәк сатканнар, бу сан алдагы ел белән чагыштыр­ганда 6 миллион 325 мең сумга күбрәк. Рамил Тимершин урып-җыюда тырышып эшләгән комбайнчылар - Хәмзә Юнысов, Руслан Тимершин, Фәнис Бикбовка, ашлыкны амбарларга ташучылар - Ильяс Садыйков белән Марат Зариповка, ындыр табагы мөдире Илсөяр Тимершинага, үлчәүдә эшләүче Талия Шәйхуллинага, эшчеләр Әлфия Насыйрова, Гөлсинә Садыйкова, Розалия Яруллина, Гөлнара Хәмидуллинага, шулай ук ашлыкны чистартып амбарларга салуда хезмәт күрсәтүче Ильяс Вәлиев белән Салават Минаҗиевка, пешекчеләр Гөлфинур Җамалова белән Рәзинә Хәлиуллинага рәхмәтен белдерде. Җитәкче көзге чәчүгә туфракны эшкәртүдә катнашкан механизаторлар - Рәмис һәм Фәнис Бикбовларның, Радик Гыйләҗевның, Марат Хәвиевның тырышып эшләвен билгеләп үтте.
    Терлекчелеккә килгәндә, "Яңа юл" хуҗалыгы узган ел 9 миллион 992 мең сумлык продукция саткан. Бер сыердан уртача 6850 килограмм сөт сауганнар. Савымчылар Фирая Бикбова, Гөлфия Галиева, Рәзинә Хәлиуллина һәм Энҗе Каю­мова гомуми күрсәткечне яхшырту өчен зур көч куйган. Терлек симертүдә тырышып эшләүчеләр Дамирә Бикчәнтәева, Румия Үзбәкова, Ринат Шаһивәлиев һәм Гөлнур Минаҗиева, малларга азык ташучылар - Фидаил Әдиятов белән Ильяс Садыйков адресына да рәхмәт сүзләре әйтелде.
    - Терлек азыгы запасы мул була торып, булган күрсәткечләр белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый. Алдынгы технологияләр кулланып, җитештерүне арттырырга кирәк, - диде Рамил Тимершин.
    Агроном Финар Насыйров алда торган язгы чәчүгә әзерлекнең торышы белән таныштырды, техника һәм агрегатларның кыр эшләренә әзер булуын, көзге чәчүгә җитәрлек орлык запасы барлыгын, минераль ашламалар белән дә проблема булмавын әйтте.
    Җыелыш ахырында хуҗалык алдынгыларын һәм лаеклы ялдагы ветераннарны бүләкләделәр. Казан шәһәреннән килгән артистлар хуҗалык хезмәтчәннәрен концерт белән шатландырды.
    Авыл халкы җыелышта катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга гозерләрен ирештерде. Альберт Илгизәрович узган референдумда активлык күрсәткәне өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерде, барлык сорауларга җавап бирде һәм хуҗалык эшчәнлеге буенча үзенең фикер-тәкъдимнәрен әйтеп, алдынгыларга Мактау кәгазьләре тапшырды.
    - Сездә мал асрау өчен барлык шартлар тудырылган, пай җирләре өчен дә, хезмәт хакы буенча да исәп-хисап ясалган. Тагын да тырышып эшләргә, соңгы еллардагы коры һава шартларын исәпкә алып, корылыкка чыдам сортларны сайларга, бозауларның тәүлеклек үсешен һәм савым сыерларының баш санын арттырырга кирәк, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: