Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ябалак авыл җирлегендәге җыен

    Кече Кайбыч мәдәният йортында үткән Ябалак авыл җирлеге җыенында җитәкчеләр адресына рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Әлеге җирлектә яшәүчеләр шулай ук гозерләрен дә ирештерде.

    Рәхмәт әйтми мөмкин дә түгел. Узган ел Кече Кайбычта дәүләт программасы буенча төзелеп, файдалануга тапшырылган "Сандугач" башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы гына да ни тора!
    - Авылыбыз җанланып китте, барыбыз өчен дә чиксез шатлык бу, - диде Фәрдия Җамалетдинова.
    Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина үз чыгышында зират рәшәткәләрен яңага алыштыру, баганаларга лампочкалар кую, юллар төзү буенча да эш башкарылганлыгын әйтте. Ләкин юлларны төзү генә түгел, аларны сакларга да кирәк бит әле. Очрашуда бу хакта да фикер алыштылар. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә үзара салым акчасына Кече Кайбычта яңа һәйкәл төзелгән һәм Ябалактагысы ясалып беткән. Бүгенге көндә Ябалак авыл җирлегендә дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга һәрдаим ярдәм итеп торырга кирәклегенә басым ясады. Бәрлебашында авыл уртасындагы күпернең төзекләндерелүенә дә халык бик шат. Ә Бәрлебашы мәктәбенең 2015-2016 уку елына әзерлек буенча рес­публикада өченче урынны алуы авыл өчен генә түгел, район өчен дә горурлык ул.
    Ябалак авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Равилә Абдрахманова үз чыгышында Кече Кайбыч авылына аерым кеше билгеләүләрен сорады. Әлеге вазифа бертавыштан Рәшит Зиннуровка йөкләнде.
    Тормыш булгач, сораулар гел туып тора. Кече Кайбыч авылында биш урамга су кертәсе, зиратка илтә торган юлга таш җәясе һәм башка мәсьәләләрне хәл итәсе бар әле. Быел Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шул уңайдан Кече Кайбыч мәдәният йортына ремонт ясау уе барлыгын әйтте. Шулай ук биредә модульле фельдшер-­акушерлык пункты, Бәрлебашында күп функция­ле үзәк төзү, хөкүмәт программасы ярдәмендә Кече Кайбычтагы Бакча һәм Урман, Ябалактагы Зур Кызыл урамнарына юл ясау планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: