Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Алинә Давыдова үзенең иҗатташ дуслары белән Иске Тәрбит авылында бушлай концерт куйды . Фоторепортаж

    Яшь, талантлы җырчы, "Болгар" радиосы милли музыка премиясе лауреаты, "Керәшен чибәре - 2014" бәйгесе җиңүчесе Алинә Давыдова авылдашларына әнә шундый зур бүләк ясады.

    Алинә үзе Казан кызы, ләкин нәсел тамырлары белән ул Иске Тәрбиткә барып тоташа, аның әтисе бу авылда туып үскән. Концерт программасын тамаша кылырга Иске Тәрбитлеләр генә түгел, күрше - тирә авыллардан да кеше күп килгән иде. Алинә Давыдова аларны берсеннән-берсе матур җырлары белән шатландырды, бию, уен-көлке дә мулдан булды. Тамашачы артистларның чыгышын алкышларга һәм язның тәүге чәчәкләре - лаләләргә күмде. Ахырдан рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән авыл халкы Алинә Давыдовага аягүрә баскан килеш озак итеп кул чапты. Иске Тәрбитнең генә түгел, Кайбычның горурлыгы булган Алинәгә алга таба да иҗат уңышлары насыйп булсын, җыр-моң чишмәсе мәңге саекмасын, алга таба да тамашачыларын шулай куандырып яшәсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: